Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskubyan.Atn@tatar.ru, gulfija.shagidullina2012@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
| Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Авылыбыз китапханәсенә сәяхәткә бардык. Китапханәче һөнәре белән якыннан таныштык. Китапларны саклау серләренә төшендек. Китапханәче Луиза апай Вафина ана телебез - туган телебез турында шигырьләр сөйләде. 14.02.2017

- 21 нче февраль - "Туган тел көне " уңаеннан бакчабызда төрле чаралар, очрашулар үткәрергә уйлыйбыз. Туган телебез турында җырлар, шигырьләр,татар халык уеннарын өйрәнә башладык. Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану хисләре , әдәплелек тәрбияләү безнең бурычыбыз. 13.02.2017
-
Зурлар төркеме балалары белән рус теле эшчәнлегендә "Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар" белән танышуны дәвам итәбез .Бүгенге сәяхәттә атның кеше тормышында бик зур урын тотканлыгы хакында яңалыклар белдек . 07.02.2017

- Районыбыздагы балалар бакчалары арасында үткән "Кышкы уен мәйданчыгы - 2017" конкурсында актив катнашкан өчен бакчабыз мактау грамотасы белән бүләкләнде. 28.01.2017
-
Нинди эшкә алынсакта әти-әниләр теләп булышалар. Туган ягыбызда кышлаучы кошлар өчен төрле - төрле җимлекләр ясадылар. Балалар белән җимлекләргә җим салып күзәтү эшләрен алып барабыз. Кошларга карата игътибарлы булырга өйрәнеп үсәбез. Әти-әниләребез фантазиягә бик бай, агач күркәләреннән туган ягыбызда кышлаучы кошларны гәүдәләндерделәр. Һәр бала, өйдә өлкәннәр белән эшләп килгән иҗаты белән таныштырды. Киләчәктә дә бергә -бергә эшләргә язсын. 20.01.2017

-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус теле эшчәнлеге. Балалар кыргый хайваннар белән танышырга сәяхәткә барырга эзерләнәләр. 19.01.2017

-
Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында уртак эшчәнлекләр эзлекле рәвештә алып барыла. Мәктәп укытучылары безнең эшчәнлекләрне күзәттеләр. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Рафия Гатауллина белән, танып -белү белем бирү эшчәнлегендә "Җәйгә сәяхәт" иттеләр. 19.01.2017

-
Районыбызда ел тәрбиячесе конкурсы бара. Кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Шарифуллина Найлә элеге конкурста катнашты. 16.01.2017

-
Чаңгы-чанада шуарга Булды шома тавыбыз. Кем безгә аны ясаган, Кем икән ул, табыгыз... Уен мәйданчыгыннан һич тә керәсе килми, тәрбиячеләребез безгә уйнар өчен төрле мөмкинлекләр тудыралар. 14.01.2017

-
Кыш җиттеме кошлар өчен ,без ашханә ачабыз һәм кошларга эндәшәбез :"Рәхим итеп ашагыз!" 13.01.2017








