Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
13 апрель - совет гаскәрләре тарафыннан Венаны азат итүгә 70 ел уңаеннан сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 13.04.2015

-
9 апрель көнне зонакүләм "Аҗаган" хәрби-спорт ярышында мәктәбебез командасы Әтнә районы данын яклап ярышты. Барлык төр ярышлар нәтиҗәсе буенча 3 урынга лаек булды. Шулай ук аерым номинацияләрдә укучыларыбыз яхшы күрсәткечләргә ия булып, грамоталар белән бүләкләнделәр. 11.04.2015

-
10 апрель көнне ата-аналар җыелышы үткәрелде. 3 чирек нәтиҗәләре , уку һәм тәрбия өлкәсендә ирешелгән уңышлар турында чыгыш ясалды. Әтнә район психологы Фазылҗанова Лидия Рафиковна балалар белән индивидуаль әңгәмә оешрырды һәм ата-аналарга киңәшләрен җиткерде. 11.04.2015

-
Районкүләм экология конференциясендә 7 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә 2 урын яулады. Җитәкче укытучы Ганиева Ләйсән Фәргать кызы. Котлыйбыз! 08.04.2015

-
“Әтнә таңы" газетасы, районның "Спорт, туризм һәм яшьләр оешмасы", районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә игълан ителгән “Юл хөрмәт сорый“ бәйгесенә дә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 3 сыйныф укучысы Гатауллина Зәринә һәм 4 сыйныф укучысы Гатауллин Булат грамота белән бүләкләнделәр. 07.04.2015

-
3 апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең №10 гимназиясендә, Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. "Туган якны өйрәнү" секциясендә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Садриева Энҗе I урынны алды ( җитәкчесе Садриев Равил Мөхтәр улы).ТР М һәм Ф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Зур уңышлары белән котлыйбыз!!! 05.04.2015

3 апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең №10 гимназиясендә, Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. 750гә якын эш тикшерелеп 240 лап чыгыш 14 секциядә. Мәртәбәле жюри составында бик күп танылган галимнәр һәр эшне җиз иләктән иләп нәтиҗә ясадылар. Укучыларның елдан-ел шомарганнары сизелә, эзләнү эшләренең дә сыйфаты күзгә күренеп уңай якка үсә.
Иң сөенечлесе шул – Әтнәбездән киткән укучыларның тугызы җиңүчеләр булдылар. Аларга ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.
"Туган якны өйрәнү" секциясендә мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Садриева Энҗе I урынны алды ( җитәкчесе Садриев Равил Мөхтәр улы). Зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
"Укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеге" темасы буенча 3 нче чирек нәтиҗәләре уңаеннан педсовет үтте. Уку сыйфатын һәм укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәләрен үстерү мәсьәләре каралды. 01.04.2015

-
Язгы каникулда авыр үзләштерүче укучылар белән өстәмә шөгыльләр үткәрү. 25.03.2015

-
Видеофестивальдәге уңышыбыз зур! 25.03.2015

-
Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Садриева Энҗе, ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте “Мәгариф” журналы белән берлектә үткәргән “Яшь кулибинчы – 2015” республикакүләм конкурсында катнашып, 15тән югары балл җыеп, җиңүче булды. Конкурсның йомгаклау өлеше 23 март көнне Арча районының Түбән Мәтәскә авылы мәктәбе базасында оештырылды.Дүрт секциянең “тарихчылар” бүлегендә шөгыльләнгәннән соң, Энҗе мактау грамотасына, ә аны әзерләгән укытучысы Садриев Равил дипломга лаек булдылар. 25.03.2015













