Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Пионерия көне 19.05.2022

19 май Пионерлар хәрәкәтенә 100 ел уңаеннан мәктәбебездә кичә уздырдык. Әлеге кичәдә укучылар Пионерлар хәрәкәтенең тарихы, атрибутикалары, кагыйдәләре белән таныштылар, пионер булган укытучылар белән аралашып, чын мәгънәсендә шул чорга кайттылар.
-
Изгеләр чишмәсен чистарттык 16.05.2022

"Изгеләр чишмәсен", "Әйшә хан" зиратын җыештыру мәктәбебезнең күркәм традицияләренең берсе булып тора. Быел да чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнар алдыннан, әлеге изге урынга барып теләкләрен теләп, җыештыру эшләре башкардылар.
-
Сибгат Хәкимдә кунакта 16.05.2022

7-8 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Фаритовна җитәкчелегнедә Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеены сәяхәт кылдылар. Биредә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән берлектә Күлле Киме авылыннан чыккан башка шәхесләрнең тормышы белән дә таныштылар.
-
Язгы чәчү 14.05.2022

Мәктәп бакчасында язгы эшләр башланып китте. Укучылар, укытучылар ярдәме түтәлләр ясап, төрле культурадагы яшелчәләр утырттык.
-
Җиңү көне 07.05.2022

9 май - Җиңү көне уңаеннан укучыларыбыз, укытучыларыбыз бәйрәм тантанасында катнаштылар. Укучыларыбыз, "Үлемсез полк" акциясе кысаларында, сугышта катнашкан бабалары фотосурәтләрен тотып, Күәм авыл җирлегендә урнашкан Һәйкәл янына бәйрәм тантанасына бардылар. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улы килгән кунакларны, тыл ветераннарын әлеге олуг бәйрәм белән тәбрикләде. Укучыларыбыз сугыштан кайтмаган авылдашларны искәп алып шигырьләр сөйләделәр.
-
"Аҗаган - 2022" 06.05.2022

6 май көнне 7, 8 нче сыйныф егет-кызларыннан торган команда районыбыз данын яклап, Арча районында узган "Аҗаган - 2022" хәрби-патриотик уенның зона этабында катнаштылар. 6 команда арасында уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебез командасы III урынга лаек булды. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдулловичка, укучыларыбызга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
-
Всероссийский субботник 30.04.2022

30 апреля учителя, учащиеся нашей школе приняли участие в акции "Всероссийский субботник". В рамках субботника провели уборку территории школы, пришкольного участка, убрали прошлогодние листья и траву.
-
Укучыларыбыз уңышы 29.04.2022

5 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Әдилә һәм 7 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Гөлия Габдулла Тукайның туына 136 ел уңаеннан үткәрелгән район күләм шигырьне яттан сөйләүчеләр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап җиңү яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Спектакль карадылар 28.04.2022

Мәктәбебезнең 6-10 нчы сыйныф укучылары 28 апрель көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең театр классында белем алучы укучылар тарафыннан куелган "Практикантлар килгән" спектакеленә тамаша кылдылар.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2022

26 апрель - Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә чын мәгънәсендә шигырь бәйрәме узды. бәйгедә 1-10 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар өчен бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы оештырды. Кичә "Туган тел" гимны белән тәмамланды.












