МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Сыйныф сәгатьләре
29.11.2013
Мәктәбебездә паралимпия уеннарына багышланган чаралар үткәрелә башлады. 28.11.2013 көнне 6, 8 нче сыйныфларда паралимпия уеннарына багышланган тәрбия сәгатьләре булды. 7 нче сыйныфта мөмкинлекләре чикле булган кешеләр турында сөйләштеләр.
-
Математик кичә 29.11.2013

29.11.2013 көнне математика укытучысы Ахатов Марат 10-11 нче сыйныфлар арасында математикадан ярыш үткәрде
-
5 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы 29.11.2013

29.11.2013 көнне 5 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы үткәрелде
-
Ярминкә 27.11.2013

26.11.2013 көнне мәктәбебездә ярминкә үткәрелде. Ярминкәдә барлык сыйныфлар, укытучылар, авыл халкы бик актив катнашты. Ярминкәне оештыруга үзләренең төп көчләрен керткән укучыларыбызның әти-әниләренә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
1 нче сыйныфта әниләр бәйрәме 23.11.2013

22.11.13 көнне беренче сыйныфта әниләр бәйрәме үткәрелде. Математика, әлифба, азбукадан дәрес өзекләре күрсәтелде. Соңыннан укучылар сыйныф җитәкчеләре Галиева Суфия апалары белән берлектә ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
-
Интернетта эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре 23.11.2013

Мәктәптә "Информатика-математика-физика" атналыгы бара. 23.11.13 көнне "Интернетта эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы астында 7-8 нче сыйныфлар өчен фикер алышуга нигезләнгән тәрбия чарасы үткәрелде.
-
Салым турында нәрсә беләбез? 22.11.2013

21.11.13 көнне 5-8 сыйныф укучылары өчен "Салым турында нәрсә беләбез?" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Шакирова Рәмлә алып барган бу сыйныф сәгатендә укучылар салым турында белем алдылар, аның төрләре белән таныштылар
-
Сингапур структурасын кулланып дәресләр 20.11.2013

19.11.2013 көнне 3, 9, 11 нче сыйныф укучылары Сигапурдан килгән вәкилгә, Белем үстерү институты хезмәткәренә, районның мәгариф бүлеге методистларына, завучларга сингапур структурасы буенча дәресләр күрсәттеләр
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
14.11.2013
Мәктәптә җиңүнең 70 еллыгын каршылап чаралар планы төзелде һәм эш башланды. Укучылар сугышта катнашкан авылдашлары турындагы истәлекләр белән танышалар, стендка материаллар әзерлиләр. 14.11.13 көнне 7 нче сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә "Сугыш чоры балалары" турындагы истәлекләр белән таныштылар. Сыйныф җитәкчесе Садыкова Р. С.
-
Корбан бәйрәме 12.11.2013

12.11.2013 көнне мәктәбебездә Корбан бәйрәме үткәрелде. Икенче озын тәнәфестә мәктәпнең барлык укучылары Корбан ашына җыелдылар. Әхлак түгәрәгенә (җитәкчесе Галиева С. М.) йөрүчеләр Корбан гаете турында шигырьләр сөйләделәр, белгән догаларын яттан укыдылар. Күңгәр мәчетеннән килгән Рубис хәзрәт Корбан гаете турында чыгыш ясады. Соңыннан укучылар, укытучылар Корбан ашыннан авыз иттеләр. Күңгәр авылы мәчетенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.










