Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кушарский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күшәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Кошар, ул.Тукая, дом 21 А |
| Телефон: | +7(843)-693-40-68 |
| E-Mail: | dskushar.15@yandex.ru, dsKushar.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кушарский детский сад" |
| Руководитель: | Курбангалиева Дина Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 29 воспитанника |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кушарский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күшәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Саубул бакча! 31.05.2014

Бакча белән саубулашу көне
Ул гәҗәеп моңсу сагышлы
Шундый көн бу, - олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны
-
27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне 27.05.2014

27 май - Бөтендөнья китапханәләр көне уңаеннан бакчабыз балалары тәрбияче апалары белән берлектә Күшәр китапханәсенә экскурссия ясадылар. Китапханә җитәкчесе Гөлүсә Ринат кызының хезмәте белән таныштылар.
-
Халыкара гайлә көне
15.05.2014
Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. 15 нче май - Халыкара гайлә көне уңаеннан бакчабызда балаларга гайләнең әһәмиятен, андагы кешеләрнең иң кадерле кешеләр булуын, иң зур байлыгыбыз гайләдәгеләребезнең исән-сау булуы турында әңгәмә булды.
-
Җиңү көне 08.05.2014

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел, шул уңайдан 8 нче май көнне бакчабызда балалар белән Җиңү көненә карата әңгәмә булып узды.
-
Ачык ОЭ 06.05.2014

Бакчабызда икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Газизова М.Г. әниләргә математикадан "Геометрик фигуралар иленә сәяхәт" дигән темага ачык оештырылган эшчәнлек күрсәтте.
-
Бөтендөнья пожарниклар көне 30.04.2014

30 нчы апрель көнне Бөтендөнья пожарниклар көне уңаеннан бакчабызда Әтнә муниципаль районы МЧС бүлеге хезмәткәре Сафаров Фәнүс Фатхерахман улы балаларыбызга үзенең хезмәте турында сөйләде. Ут афәтенең куркыныч булуын, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Балаларыбыз аны игътибар белән тыңлап сорауларын бирделәр, очрашудан бик канәгать калдылар.
-
Халыкара бию көне 28.04.2014

Матурлыкка омтылу кешегә тумыштан салынган. Моның иң ачык мисалы – бию. Ул кеше хисләре кебек үк барлыкка килгән һәм үскән. 28 нче апрель Халыкара бию көне уңаеннан балаларыбыз, бер-берсенә, өйрәнгән бию үрнәкләрен кулланып бию осталыкларын күрсәттеләр
-
Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. 26.04.2014

Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе. Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчадан ук танышлар. Бүген бакчабызда шул уңайдан зурлар төркеменә йөрүче балаларыбыз Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен куйдылар.
-
Уен мәйданчыгы чистара 22.04.2014

Балаларыбыз тәрбияче апалары белән берлектә бакчабызның уен мәйданчыгын сынган агач ботакларыннан арындырдылар. Ахырыдан чиста уен мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Табигать почмагы яңара 16.04.2014

Бакчада балаларны табигать белән таншытшыру, аңа мәхәббәт тәрбияләүдә табигать почмагы ярдәм итә. Моның өчен без төркемдә табигать почмагын яңарттык.






