Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2015

Бүген беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм. Алар Әлифба китабы белән саубуллаштылар. Шул уңайдан укучылар, сыйныф җитәкчеләре Самигуллина Резеда Хәмбәл кызы белән “Әлифба бәйрәме” уздырдылар.
-
Уткән еллар кайтавазы 13.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебезнең тарих кабинетында Сугышчан Дан музей почмагы оештырылды. Анда сугыш чоры көнкүреше, сугышта үлеп калган һәм исән кайткан аылдашларыбызның хатлары, фотолары, орден-медальләре куелды. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган эзләнү эшләре һәм проектлары да урын алды.
-
Сугыш ветераны - Әдһәм абый белән очрашу 12.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары, хәзерге көндә бердәнбер исән-сау булган сугыш ветераны Күләев Әдһәм абый янына очрашуга бардылар. Сугыш ветераны бик теләп укучылар белән аралашты, үзенең сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты.
-
"Сугыш язган язмышлар" 10.02.2015

10 нчы февральдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш язган язмышлар" дип аталган кичә уздырылды. Кичәгә, балачагы сугыш елларына туры килгән, ветеран укытучыбыз Закирова Камилә Габдрахман кызы чакырылды.
-
Рәсем конкурсы 07.02.2015

-
Волейбол ярышы 07.02.2015

7 нче февраль көнне егетләр арасында район буенча волейбол ярышы узды. Егетләребез бик актив катнаштылар.
-
Кошлар көне 06.02.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кошларга кышын ярдәм ит" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә "Ашыт" заказнигы хезмәткәре Әхмәтҗанов Рәшит һәм экология министрлыгы хезмәткәре Фирдәүсә Камил кызы катнашты.
-
"Сыйныф җитәкчесе - 2015" 05.02.2015
Мәктәбебездә "Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсы үтте. Бу исемгә мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шарафутдинова Альфира Фатхрахман кызы лаек булды. -
Шигырь конкурсы 05.02.2015

Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби әсәрне сәнгатьле башкаручылар конкурсы булып узды. Һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. Бу укучылар районда мәктәбебез данын яклаячаклар. Барлык катнашкан укучыларга да зур рәхмәт.
-
"Безнең мәктәп ишегалды" рәсемнәр конкурсы 29.01.2015

Узган атнада ук инде мәктәбебездә "Безнең мәктәп ишегалды" исемле конкурс игълан ителгән иде. Конкурска укучылардан бик күп рәсемнәр килде. Жюри комиссиясе иң яхшы мәктәп алды дизайнын тәкъдим итүчеләрне сайлап алып бүләкләячәк.













