Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Район ёлкасы 30.12.2019

Бүген мәктәбебезнең спорт өлкәсендә, олимпиадада призлы урыннарга ия булган алдынгы укучылары район тарафыннан үткәрелгән яңаел бәйрәм чарасында булып кайттылар. Бәйрәм бик матур булды, укучыларга бәйрәм күчтәнәчләре дә тапшырдылар.
Сегодня передовики нашей школы, занявшие призовые места в спортивных состязаниях и олимпиадах, побывали на районном празднике. Праздник получился очень красивым, учащиеся вручили и праздничные гостинцы.
-
юбилярны котладык! 27.12.2019

Укытучылар коллективы, профсоюз оешмасы уктучы -юбиляр Самигуллина Сәлиха Шамил кызын юбилее белән тәбрик иттеләр.
Гади, сабыр, олы җанлы да сез,
Кылганыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне. -
Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очрашу 27.12.2019

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Купшы итеп киенгән чыршы тирәсендә кемнәр генә юк: матур күлмәкле кызлар, төрле әкият геройлары: аюлар, куяннар, бүреләр, Шүрәлелер......Шулар янына кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде. Аларга укучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
-
Балмаскарад-2019 27.12.2019

26 - декабрьдә мәктәпнең барлык укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Башта башлангыч класс укучылары күңел ачтылар. Аннан 5 - 9 - класс укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Укучылар янына Кыш Бабай белән Кар Кызы да кунакка килде. Аларга укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чын күңелдән барлык укучылар бәйрәм иттеләр. Яңа ел бәйрәмендә барлык укучылар теләгән теләкләр тормышка ашсын. Яңа ел һәркемгә бары тик шатлык - куанычлар гына алып килсен.
-
Кышкы каникуллар 27.12.2019

Укучыларыбыз бүгеннән башлап кышкы каникулга киттеләр.
-
Яңа елга классларны бизәдек 25.12.2019

Яңа елны каршылыйбыз матур бизәкле класслар белән...
-
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
24.12.2019
XIV Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында мәктәбенең егетләр командасы актив катнашып кайтты.
-
Контроль эшләр эшлибез 20.12.2019

Уку чиреген йомгаклауга санаулы көннәр генә калды. Барлык укучылар төп фәннәрдән йомгаклау контроль эшләре эшлиләр.
-
Семинар 13.12.2019

Буген Күшәр төп белем бирү мәктәбендә Әтнә районының биология-химия укытучыларының семинары булып узды. Семинарда югары категорияле география һәм биология укытучысы Загидуллина З.Д. 6 нчы сыйныфларда , химия һәм биология укытучысы Сөнгатуллин Р.Р. 8 нче сыйныфларда ачык дәрес күрсәттеләр. Шулай ук көн кадагында торган олимпиадалар, ВПР, дәүләт имтиханнары турындагы борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр һәм хәл иттеләр.
-
"Коррупциягә-юк! 09.12.2019

9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан укучыларыбыз "коррупциягә-юк!" плакатлар конкурсында бик актив катнаштылар, мәктәп китапханәсе тарафыннан бик эчтәлекле стенд эшлэнелде.













