Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күңгәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, Республика Татарстан, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Молодежная, д. 67 |
| Телефон: | 8-(843)-69-3-60-12 |
| E-Mail: | 1. kunger.dou@yandex.ru 2.dsKunger.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ахмедшина Фирдина Фердинантовна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 17 воспитанника |
| У нас учат: | 1 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күңгәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Карлсонга ярдәм итик 13.02.2014

Район буенча балалар бакчасы арасында "Яшел ут-2014" конкурсы бара.Бу конкурста Тәрбияче Ахмедшина Фирдинә үзенең "Карлсонга ярдәм итик"дип исемләнгән эшчәнлеген күрсәтте.
-
Бакчада шәүлә театры. 21.01.2014

Бакчада курчак,өстәл театрылары белән бер рәттән ,шәүлә театрын да балалар бик яратып карыйлар.Тәрбияче Гарипова Файлә балаларга "Төлке,куян һәм әтәч"әкиятен шәүлә театрында күрсәтә.
-
Балалар табигать кочагында. 15.01.2014

Безнең балалар саф һавага чыгуны көтеп алалар. Саф һавада төрле уеннар оештырабыз,таудан чана шуабыз,бер-берләрен чанада тартып уйныйбыз,кечкенә көрәкләр белән уен почмакларын кардан чистартабыз,кошларны җимнәр белән сыйлыйбыз.
-
Могҗизалы-Яңа ел. 28.12.2013

Без бүген чыршы янында
әйлән-бәйлән уйнадык.
Кыш бабай белән Кар кызын,
Яңа елны каршы алдык.
28 декабрь көнне,бакчабызда" Могҗизалы - Яңа ел"исемле музыкаль-тамаша уздырылды.Соңыннан балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре өләштек.Әти-әниләр,килгән кунаклар күңелле ял иттеләр.Соңыннан чыршы янында фотоларга төштеләр.
-
Мәктәптә Чыршы бәйрәме. 27.12.2013

27 декабрь көнне, балаларны мәктәпкә ,башлангыч сыйныф укучыларының "Чыршы бәйрәме"н карарга алып кердек.
Балалар күңелле ял иттеләр.
-
Табигать-тиңсез хәзинә 16.12.2013

Район бакчалары арасында, экология елы уңаеннан оештырылган чарада , безнең балалар бакчасында да "Табигать-тиңсез хәзинә" дип аталган музыкаль чара үткәрелде.Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар.
-
Бакчада Әниләр көне 23.11.2013

Бүген без Әниләр көнен билгеләп үттек."Иң-иң кадерлеләребез"дип исемләнгән музыкаль-иртәбезгә әниләр кунакка килде.Балалар әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Cөмбелә бездә кунакта 02.11.2013

Бүген без ,әтиләр өчен уңыш бәйрәме үткәрдек.Соңыннан, балалар, әтиләре өчен әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Ачык ишекләр "көне 25.10.2013

Балалар бакчасында "Ачык ишекләр"көне үткәрелде.Тәрбиячеләр Ахмедшина Фирдинә һәм Гарипова Фаилә ата-аналар өчен эшчәнлек күрсәттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 21.10.2013

Ата-аналарны яңа бәяләр һәм федераль бюджеттан бүленеп биреләчәк компенсация белән таныштырдык.Ком-пенсация алу өчен кирәкле документларны соңга калмыйча җыя башларга кирәклеген аңлаттык.








