• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Атнинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а
Телефон: +7(843)-693-32-21
E-Mail: tkuek@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнекуюкская ООШ"
Руководитель: Кадимова Сюмбель Муллануровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 38 учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

Мәктәбебездә «Илен сөйгән ир булган» исеме астында очрашу узды

Опубликовано: 20.02.2016

Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сыналу ул. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басып илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр егетләребез армиядә хезмәт итеп кайталар. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр.

2016 нчы елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенә очрашуга әле күптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләребез Иске Шимбер авылыннан Шиһабиев Алмаз, Әйшияз авылыннан Газизов Ленар, 4 ел элек хезмәт итеп кайткан шул ук авылдан Хисмәтов Ильяр килде. Алар безне армия тормышы белән таныштырып үттеләр. Балаларның берсе артыннан берсе биргән сорауларына үзләре дә кызыксынып китеп, җөмләләрен бик матур итеп, тулы җаваплар белән сөйләделәр. Укуның ни дәрәҗәдә кирәклеге, солдатка хас булган сыйфатлар, хәрби хезмәткә чакыру кәгазе алгач кичерелгән хисләр, солдатларның тормышы, дезертирларның тормышы, сагынулары, итагатълелек, намуслылык турында аңлаттылар. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп 2 сәгать вакытның үткәнен дә сизми калганбыз. Ир-егетләребез өчен кара-каршы утырып сөйләшүнең файдасы тими калмагандыр, дип куаныштык.

Аналарны хөрмәт иткән уллар
Хыянәт итмәс туган иленә.
Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,
Чыныгып кайтыр туган җиренә.

Очрашуны технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы, ул җитәкләгән 10-11 нче сыйныф укучылары үткәрделәр.



К списку новостей