Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә гаиләләр белән очрашу узды
Опубликовано: 18.03.2016
2016 нчы елның 18 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан «Мәңге дөрлә һәм җылыт син, гаилә учагы!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
Очрашып бер утырулар,
Гомернең бизәкләре.
Хушлашу мизгелләре,
Өзәдер үзәкләрне.
Очрашуда катнашкан Әйшияз авылыннан Нуриевлар гаиләсе «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе», Югары Көек авылыннан Сәмигуллиннар гаиләсе «Тырыш, бердәм гаилә», Түбән Көек авылыннан Галиәхмәтова Гөлшат, Аскарова Филсинә, Закирова Гөлназ, Заһидуллина Розалия «Бердәм гаилә» дигән мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Кунаклар үзләренең тормышлары, яшәешләре һәм нинди һөнәр башкарулары турында бик матур итеп сөйләделәр. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә төрле уеннарда катнашып көч сынаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде, дигән теләкләр белән таралыштык.
Йөрәкләрдә яшәү дәрте,
Яшәү гөле сулмасын.
Җырлашып бер, утырулар,
Тик соңгысы булмасын.
К списку новостей












