Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә технология атналыгы узды
Опубликовано: 04.04.20172017 нче елның 29 нчы мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан технология атналыгы үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында уздырылган мәкальләрнең дәвамын табу уенында Йосыфов һәм Рәхмәтуллин үзләренең осталыкларын, «Кем тизрәк» конкурсында Гыйниятова, Мәрданова, Әхмәдуллин тырыш, җитез һәм уңган булуларын күрсәттеләр. Табын бизәү өчен салфетка төрү осталарын барлаганда Йосыфов «Салфетка төрү остасы» исеменә ия булды. Укучыларыбыз һөнәрләргә багышланган номерлардан төзелгән концерт куйдылар. Анда шигырь сөйләүче осталарыбыз Гарифуллин, Аканашева, Шәрипов, Шакирова, Йосыфов, Галиәхмәтова һәм җырчыларыбыз Гыймранова, Әхмәтова, Хәкимов, Аканашев, Сафина, Аскаров чыгыш ясадылар.
К списку новостей












