• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Атнинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а
Телефон: +7(843)-693-32-21
E-Mail: tkuek@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнекуюкская ООШ"
Руководитель: Кадимова Сюмбель Муллануровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 38 учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Опубликовано: 04.07.2017

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынасыз очып китәргә,

Яшьтән күңел хисен җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

 

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән

Гомерегезнең алсу таңында.

Хәерле юл теләп озатабыз

Саф чәчәктәй тормыш язына.

 

3 июль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар укырга килгәннәр иде. Ә хәзер аларга 9 нчы сыйныфны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән.

 

Бүген бәйрәм. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез, чөнки бүген 4 егетебез мәктәп белән, балачак белән саубуллаша. Шатлыклы да, чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Кадерле укучылар! Сез хәзер юл чатында басып торасыз. Юллар күп, башта мең сорау: кем булырга, кая барырга, нинди юл сайларга. Нинди генә юл сайласагыз да, чын кешеләр булыгыз, үзегезне сынатмагыз. Мөстәкыйль тормыш диңгезен кичүе җиңел түгел. Ләкин тырышлык, үҗәтлек, үзмаксатчанлык тормышыгызда юлдаш булса, бар да әйбәт булыр. Бәлки берничә елдан бүгенге укучылардан танылган, дәрәҗәле кешеләр, белгечләр чыгар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!!!



К списку новостей