Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
Опубликовано: 25.03.20182018 нче елның 23 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе, «Туган як киңлекләре» фотокүргәзмәсе оештырылды. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучылар булу бик куанычлы. Биюче кызыбыз Мөхәммәтгалиева «Хореография» номинациясендә 3 нче урын, Хәкимов «Халык вокалы» номинациясендә 2 нче урын, «Модалар театры» номинациясендә Мөхәммәтгалиева һәм Шакирова 2 нче урын, фотоконкурста Сафина 2 нче урын яуладылар. Кул эшләре күргәзмәсендә Мәрданова, Гыйниятова һәм Мөхәмәтгалиева 2 нче урынга лаек булдылар. Фестивальне оешкан төстә уздырган өчен, район тарафыннан мәктәбебезгә рәхмәт белдерелде.
К списку новостей












