Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
Опубликовано: 04.04.2018Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды!
К списку новостей












