Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
Опубликовано: 23.05.20182017-2018 нче уку елы барышында төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында барган XII Спартакиада тәмам. Аның җиңүчеләре билгеле.
Шулай итеп спорт уеннары тәмамланды. Укучылар спортның шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, хоккей, чаңгы, милли көрәш, мини-футбол, пляж волейболы, җиңел атлетика төре буенча көч сынаштылар. Ел дәвамында җиңүчеләргә очколар куелып, һәр төр буенча урыннар билгеләнеп барды. Гомуми очколарны исәпләп, җиңүчеләр билгеләнде.
Урта гомуми белем бирү уку йортлары арасында XII Спартакиада җиңүчеләре булып:
Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, 355 очко белән – I урында,
Күңгәр мәктәбе укучылары, 335 очко белән – II урында,
Олы Әтнә мәктәбе укучылары, 329 очко белән – III урында.
Төп белем бирү мәктәпләре арасында:
Түбән Көек мәктәбе укучылары, 360 очко белән – I урында,
Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары, 352 очко белән – II урында,
Яңа Шашы мәктәбе укучылары, 326 очко белән – III урында.
Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты
К списку новостей












