Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
Опубликовано: 06.06.2018Лагерьда 6 нчы көнебез дә күңелле генә үтеп китте. Бүгенге көн – «рус теле көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәлек шөгыльләрдән соң «ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. Ул А.С. Пушкинга багышланган чара үткәрде. Викторина уздырды һәм Пушкин әкиятләрен аудиоязмада тыңлатты. Балалар да үзләре белгән шигырьләрен яттан укыдылар. Икенче кунагыбызны балалар ашкынып көтеп алдылар. Ул информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур. Укучылар «Информатика дөньясында» дәресендә информатика «диңгезе»нә кереп чумдылар. Илнур абыйлары шул кадәрле итеп аңлата, өйрәтә, аерып та алып булмый балаларны. Соңыннан укучылар Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узып китте.
К списку новостей












