Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
Опубликовано: 24.02.201922 нче февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ягез әле, егетләр» дип аталган конкурс үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр. Егетләребез дә бу көнне төрле яктан сыналды: прическа да ясадылар, суган да әрчеделәр, шигырь дә яздылар, табышмакка да җавап эзләделәр. Сынатмадылар! Кемдер өздереп биеп күрсәтте, кемдер мәзәк сөйләп көлдерде, кемдер җыр сузды! Афәрин, егетләр, сынатмадыгыз!
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Иң тапкыр егет» – Закиров,
«Иң сөйкемле егет» – Хәкимов,
«Иң шаян егет» – Рәхмәтуллин,
«Иң уңган егет» – Кадыйров,
«Иң талантлы егет» – Аканашев.
К списку новостей












