Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
Опубликовано: 02.06.20222022 нче елның 31 нче маенда XVI Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Узган уку елында да укучыларыбыз шундый зур уңышка ирешкәннәр иде.
Ярыш нәтиҗәләре:
- 1000 метрга йөгерүдә Аканашева һәм 1500 метр арага йөгерүдә Мөхәмәтгалиев җиңүче булдылар.
- 100 метрга йөгерүдә Гарифуллин икенче, Җиһаншина өченче урыннарны алдылар.
- Урыннан ераклыкка сикерүдә Аканашева һәм Гарифуллин җиңүче булдылар.
- Биеклеккә сикерү буенча Җиһаншина һәм Мөхәмәтгалиев җиңүче булдылар.
- Туп ыргытуда Галиәхмәтова һәм Закиров икенче урыннарны яуладылар.
- Катнаш эстафетада Аканашева, Җиһаншина, Гарифуллин һәм Мөхәмәтгалиев җиңүгә ирештеләр.
Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәк көннәрдә дә уңышлар юлдаш булсын!
31 мая 2022 года в соревнованиях по легкой атлетике в рамках XVI Спартакиады команда учащихся Нижнекуюкской основной общеобразовательной школы заняла 1 место и была награждена переходящим кубком.
К списку новостей












