Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә «Россиядә код сәгате» темасы буенча информатика дәресе узды
Опубликовано: 12.12.2014
Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.
Безнең мәктәбебездә дә 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» дип исемләнгән информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту. Дәресне информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы үткәрде. Укучылар киләчәктә дөньяда булачак һөнәрләр турында белделәр. Һәр ел уза торган «Яшь программист» Республика конкурсында актив катнашучы 11 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия үз фикерләре белән уртаклашты, Казан шәһәрендәге ИТ-парк (it-park) турында иптәшләренә мәгълүмат җиткерде. Укытучы үз мәктәбебездә укып чыккан, бүгенгесе көндә программист булып эшләүче укучыбыз Шакиров Ирек Илһам улы турында сөйләп узды. Соңыннан укучылар программа төзеп карадылар һәм һәрберсе дә бу эш буенча сертификат алдылар. Дәрес укучыларга бик файдалы булды һәм зур кызыксыну уятты.
К списку новостей












