Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | tkuek@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 38 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Габдуллаҗанова Гөлия Илдус кызының якты истәлегенә багышлана
Опубликовано: 16.09.2015Бәхилләшү сүзе
Көз аена туры килде
Гөлия, синең китүең.
Сентябрьнең 14ендә
Туктап калды йөрәгең.
Синең яшьлегең үзе бер матур дөнья иде. Япь-яшь килеш тормыштан ямь табып, аны колачлап сөеп, олыларча зирәк караш белән яши башлаган идең. 14 нче сентябрь иртәсе туганнарыңа, авылдашларга, сине белгән һәр кешегә кара кайгы алып килде. Торналар да синең кайгыңны уртаклашты. Туктаусыз яуган яңгыр да, кара болытлар да таралды ул көнне, чөнки җир-анабыз сине үзең кебек елмаеп торган кояш, йомшак җиле белән каршылады. Син – оҗмах баласы.
Тирә-юньдәгеләрнең өметен аклап, кечкенәдән зирәк булдың, уен-көлке яраттың. Көләч йөз, тәмле сүз белән һәр кешенең күңеленә юл таптың. Әти-әниеңә игътибарлы, өлкәннәргә итәгатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел булдың. Гаиләдә бердәнбер бала булсаң да син әниеңә игелекле бала, әби-бабаңа таяныч, иптәшләреңә үрнәк дус, күршеләреңә хөрмәтле, безгә-укытучыларга – горурланырлык укучы идең.
Теләкләрең зур иде, укырга, белемле булырга кечкенәдән омтылдың. Авырлыкларны җиңәргә тешең-тырнагың белән тырыштың Син! Кечкенә генә Әйшияз мәктәбендә узган чаралар синең сөйләмеңнән, җыр-биюләреңнән башка узмады. Син һәрвакыт башлап йөрүче идең, чөнки бер каршылыктан да курыкмадың. Эчкерсез, ышанучан, киң күңеллелегең белән күңелебезне яуладың. Алай гынамы соң? Урта мәктәптә дә дилбегәне үз кулыңда тоттың, сыйныфташ егетләрне дә үз кубызыңа биеттең. Зур уку йортыннан кайткан группадашларың, кураторың, кафедра җитәкчең синең хакта озак сөйләделәр. Ә бүлмәдәш кызларың, Гөлия кебек булып булмый, ул үзе бер генә диеп, искә алдылар.
Гөлия! Укучыбыз, сеңелебез! Без сине сагынырбыз, юксынырбыз, матур елмаюың белән безнең йөрәкләрдә яшәрсең. Каберең нурлы, йөзләрең иманлы булсын. Игелекле гамәлләрең оҗмахка озата барыр.
Урының җәннәтнең түрендә, җаның тыныч, каберең йомшак булсын. Безнең кылган изге догаларыбыз сиңа барып ирешсен! Хәтер төпкелләрендә син мәңге яшь, матур булып калырсың!
К списку новостей












