Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Коморгузинский детский сад «Миләшкәй» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә районының "Комыргуҗа " Миләшкәй " балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | 8(84369)-32-0-03 |
| E-Mail: | dsKomorguz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Коморгузинский детский сад» Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шагиева Фарида Альбековна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников/20 бала тәрбияләнә. Из них воспитанники инвалиды - 0 детей, воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 1 педагог/1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Коморгузинский детский сад «Миләшкәй» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә районының "Комыргуҗа " Миләшкәй " балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29
-
2 апрель-Балалар китабы көне 03.04.2017

Яңа китаплар белән танышуны дәвам итәбез.Матур бизәлешле,эчтәлекле китапларны яратып укыйбыз
-
Музейда кунакта 31.03.2017

Без Ш.Мәрҗани музеена кунакка бик еш керәбез.Зилә апа безне бик күп кызыклы мәгълүматләр белән таныштыра.
-
Нәүрүз котлы булсын! 23.03.2017

Бүген бакчабызда бәйрәм!Нәүрүзне котлап җырлар җырладык,биедек,уеннар уйнадык.
-
Нәүрүз йола-уеннары 23.03.2017

Нәүрүз фарсыча яңа көн дигәнне аңлата.Аны 21-22 март-көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырганнар.Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда әби-бабайларыбыз-Нәүрүзбикәне каршылаганнар.Без дә шушы бәйрәмнең йола-уеннарын өйрәндек.Саламнан ясалган карачкыларга теләкләр теләп,тасмалар бәйләдек.Үзебез дз кечкенә карачкылар ясадык,алар безне авырулардан,бәла-казалардан саклыйлар.
-
22 март-Бөтендөнья су көне 22.03.2017

Бүген без "Су-яшәү чыганагы" дигән темага әңгәмә үткәрдек.Үзебез өчен су турында кызыклы һәм кирәкле күп мәгълумәт тупладык.
-
Экологик тәрбия 15.03.2017

Урамда яз башы булуга карамастан көннәр суык тора.Ә безнең бакчабызда җылы һәм рәхәт!Суганнарыбыз гөрләп үсә!Без аларга көн дә су сибәбез.Беренче уңышны җыеп алырга да өлгердек инде.
-
Кояш гомере телим мин,әнием,сиңа! 07.03.2017

Кадерле әниләребез!Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!Сезгә озын гомер,нык сәламәтлек,шатлык-куанычлар телибез!
-
Нинди уңган,нинди булган ,Синең куллар ,әнием! 27.02.2017

8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әниләребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдык.
-
Әллә кайдан күренеп тора,солдатта булган диләр! 22.02.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребезне кунакка чакырдык.Алар, солдат тормышын искә алып ,үзләренең матур хатирәләрен безнең белән дә уртаклаштылар.Ике командага бүленеп көч сынаштылар.Бәйрәм бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Сак булыгыз : грипп! 06.02.2017

Грипп кешедән кешегә бик тиз йога.Аны булдырмас өчен төп 3 кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк.1 кагыйдә-гигиена таләпләре,2 кагыйдә-кешеләр белән дөрес аралашу, 3 кагыйдә - сәламәт яшәү рәвеше алып бару.Сау-сәламәт булыйк!








