Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Советская, дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-692-16-00;+7(965)-597-23-96 |
| E-Mail: | ds-atn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ЦВР" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гарипова Миляуша Нургалиевна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 854 обучающихся |
| У нас учат: | 46 педагогов |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы" Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Работа объединений "Лабиринт" и "Studio Focus"/"Лабиринт" һәм "Studio Focus" берләшмәләренең эше 21.02.2020

Сегодня в МБОУ «Коморгузинская СОШ» прошла VII республиканская конференция имени Шигабутдина Марджани. Обучающиеся детской фотостудии «Лабиринт» и видеостудии «Studio Focus» провели фото- и видеосъемку данного мероприятия. Надо отметить, дети провели съемки как настоящие профессионалы. Молодцы!
Бүген Комыргуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Лабиринт» балалар фотостудиясе һәм «Studio Focus» видеостудиясе укучылары әлеге чараны фотога һәм видеога төшерделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балалар съемкаларны чын профессионаллар кебек үткәрделәр. Афәрин!
-
#әдәбимарафон 21.02.2020

«#әдәбимарафон (литературный марафон) — проект, который формирует у всех его участников полезную привычку — читать книги». В течение 21 дня участники ежедневно читают татарскую литературу и размещают на своей странице в ВКонтакте интересные отрывки из только что прочитанного с хэштегом #әдәбимарафон. Обучающаяся МБУ ДО «ЦВР» Садриева Лидия – победитель X Всемирного литературного марафона. Поздравляем!
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының төп максаты - кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучысы Садриева Лидия X Дөньякүләм әдәбимарафон проектының җиңүчесе. Котлыйбыз!
-
Съемка сюжета/Сюжет төшерү 20.02.2020

Съемки сюжета, в основу которого легли воспоминания Клары Сахибуллиной, жительницы д.Берези, о жизни детей в годы ВОВ.
Бәрәзә авылында яшәүче Клара Сәхибуллинаның Бөек Ватан сугышы еллары турындагы истәлекләре тупланган сюжетны төшерү.
-
"Лыжня России-2020"/"Россия чаңгы юллары-2020" 15.02.2020

Сегодня в Атнинском районе прошла "Лыжня России-2020". Наши педагоги заняли почетные места. Исмагилов Руслан Ахатови - 1 место, Сунгатуллин Руслан Рустамович - 3 место. Поздравляем!
Бүген Әтнә районында "Россия чаңгы юллары - 2020" узды. Безнең педагоглар мактаулы урыннар яуладылар. Исмәгыйлев Руслан Әхәт улы - 1 урын, Сөнгатуллин Руслан Рөстәм улы - 3 урын. Котлыйбыз!
-
Лыжня/Чаңгы юллары 14.02.2020

14 февраля в с.Большой Менгер прошла "Лыжня" среди образовательных учреждений. От МБУ ДО"ЦВР" приняли участие педагоги Исмагилов Руслан Ахатович и Бариева Инзиля Мударисовна. Исмагилов Руслан занял 1-ое место.
14 февраль көнне Олы Мәңгәр авылында белем бирү учреждениеләре арасында "Чаңгы юллары" булып узды."Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ннән Исмагыйлев Руслан Әхәт улы һәм Бариева Инзилә Мөдәрис кызы катнаштылар. Исмәгыйлев Руслан 1 нче урынны алды.
-
"Лазертаг" 13.02.2020

Сегодня в г. Казань проходит городской турнир "Лазертаг" среди участников детско - юношеского движения "Юнармия". Из Атнинского муниципального района РТ участвуют 2 команды: "Орлята" и "Патриот".
Бүген Казан шәһәрендә "Яшь армиячеләр" балалар - яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучылар арасында шәһәр турниры уза. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районыннан 2 команда катнаша: "Бөркетләр" һәм "Патриот".
-
Муниципальный этап турнира "Лазертаг"/"Лазертаг" турнирының муниципаль этабы 08.02.2020

8 февраля в Атнинском муниципальном районе среди юнармейцев прошёл муниципальный этап турнира "Лазертаг".
8 февраль көнне Әтнә муниципаль районында яшь армиячеләр арасында "Лазертаг" турнирының муниципаль этабы узды.
-
Постановка спектакля "Убырлы карчык, Шурале и Гулюса"/"Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә" спектаклен сәхнәләштерделәр 07.02.2020

7 февраля в МБОУ "Староузюмская ООШ " состоялась встреча с Галимзяном Гильмановым. Обучающиеся объединения "Драмкружок" поставили сказку автора "Убырлы карчык, Шурале и Гулюса". Писатель высоко оценил игру молодых артистов.
7 февраль "Иске Өҗем төп мәктәбе"ндә Галимҗан Гыйльманов белән очрашу булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Драмтүгәрәк" берләшмәсенә йөрүче укучылар авторның "Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә" исемле әкиятен куйдылар. Язучы яшь артистларның уенын югары бәяләде.
-
Республиканское совещание директоров/Директорлар киңәшмәсе 07.02.2020

7 февраля в Казани прошло Республиканское совещание директоров образовательных организаций дополнительного образования "Приоритетные направления деятельности региональной системы дополнительного образования в рамках проекта "Успех каждого ребёнка" национального проекта "Образование". Директор МБУ ДО "ЦВР" Магсумова Эльмира Ринатовна приняла участие в этом совещании.
7 февральдә Казан шәһәрендә "Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы" проекты кысаларында өстәмә белем бирү региональ системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре" дигән темага өстәмә белем бирү оешмалары директорларының республика киңәшмәсе булып узды. Анда Әтнә районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" директоры Мәгъсумова Эльмира Ринат кызы да катнашты.
-
Лыжные гонки/Чаңгы ярышлары 07.02.2020

В Старокырлайском сельском поселении среди школьников прошли лыжные гонки памяти Фаниля Гараева. Обучающийся объединения "Снеговик" Мухаммадзянов Ислам занял первое место. Тренер - Исмагилов Руслан Ахатович.
Иске Кырлай авыл җирлегендә мәктәп укучылары арасында Фәнил Гараеф истәлегенә чаңгы ярышы узды. "Снеговик" берләшмәсенә йөргән укучы Мөхәммәдҗанов Ислам беренче урынны яулады. Тренеры - Исмагилов Руслан Әхәт улы.











