МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | styzm@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 13 |
Школьные новости
Тәрбия сәгате. “Тыюлыклар һәм милли парклар көне”. Классный час “День заповедников и национальных парков”
Опубликовано: 18.01.2022Тәрбия сәгате. “Тыюлыклар һәм милли парклар көне”. Классный час “День заповедников и национальных парков”
11 гыйнвар көнне Россиядә елның-елында Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне моннан 100 елдан артыграк вакыт элегрәк илебез территориясендә тәүге дәүләт тыюлыгы – Баргузинский тыюлыгы ачылган. Табигатьне саклау объектын булдыру бик авыр чорга туры килүгә карамастан, кешеләр инде шул чагында ук, үзләренең мәнфәгатьләреннән тыш, башка әйберләрнең дә яклауга мохтаҗ булуын аңлаган.
Милли парклар һәм тыюлыклар – бөтен дөнья күләмендә сәяхәтчеләрнең яраткан урыннары. Алар бүгенгәчә бармак белән дә орынылмаган килеш сакланып килә диярлек, шуңа күрә безнең һәркайсыбыз бу объектларга карата аерата җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Махсус сакланылышлы табигый территорияләр дәүләт законнары нигезендә саклана.
Тәрбия сәгатендә укучылар күп мәгълүмат белделәр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.
Источник: МБОУ "Староузюмская ООШ" Атнинского муниципального района Республики Татарстан
К списку новостей















