• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-9298023
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский"
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 516 учащихся/516 укучы
У нас учат: 43 учителя/43 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

Мәктәптә бишек җырлары кичәсе.

Опубликовано: 18.03.2012

16 март көнне мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы әзерләгән  “Бишек җырлары – халкыбыз рухы” темасына багышланган кичә үткәрелде. Сыйныф тулысы белән борынгы татар өен хәтерләтә:чүпләмле сөлге, сәкегә кабартылып куелган мендәрләр, төрле чигешләр, сикертмәле бишек. Экранда бишек җырларына багышланган слайдлар күрсәтелә. Чыгыш ясаучылар  барысы да татар милли киемнәреннән.

      Әкрен генә А.Хисамиеваның “Бишек җыры” көе сузыла. Без, милли киемдәге кызлар,  гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп баланың дөньяга килүе, әниләребезнең төннәрен елап уянган балаларын юатуы, бишек тибрәткәндә ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр – моңга төреп җиткерүен тамашачыга  шигъри юллар аша җиткердек. Әюпова Резидә, Хәйбрахманова Камилла, Шәймиева Рината үзләренең моңлы җырлары белән тамашачыны әсир итте.  Әхмәтова Алия, Мөхәммәтвәлиева Сөмбел, Раянова Гүзәл, Ситдыйкова Алсу, Бакирова Диләрә,Зиятдинова Ләйсән, Шакирова Ландыш, Солтанова Лилия, Шагалиев Илнур һәм Гөлчәчәкләр балалар  күңеленә бишек җырларын  шигъри юллар аша яңгыратты. Кичәдә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Фирүзә Илшат кызы Кашапованың  “Бишек җырларының бала тәрбияләүдәге әһәмияте” турындагы чыгышын да тын да алмый тыңладык.

       Безнең  дәү әниләребез, апаларыбыз белмәгән бишек җырлары юктыр. Бишек җырларының нинди  тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне безгә мәгълүм булды.  Укытучы Гөлназ Нәҗип кызы Шаһгалиеваның тамашачыга биргән киңәшләре дә, балаларны могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәскә иде, дигән теләге дә күңелләргә үтеп керер  дип ышанасы килә.

                                                                                    7 нче В сыйныфы укучысы Бакирова Диләрә




К списку новостей