• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-9298023
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский"
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 516 учащихся/516 укучы
У нас учат: 43 учителя/43 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

“Туган тел" атналыгы.

Опубликовано: 26.04.2017

        Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап  , Азнакай районы “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  “Туган тел атналыгы”  уза. Атналыкта күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - укучылар тарафыннан проектлар яклау. Укучылар төрле юнәлешләрдә  эш алып барганнар. Алар тарафыннан бу чарада туган як һәм аның табигате, халкыбызның традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты, сугыш темалары яктыртылды.
          26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан проектлар яклау 7 нче б сыйныфы укучысы Зиннәтуллина Илүзәнең “Тукай һәм сәнгать” проектын тыңлау белән башланып китте. Ул рәссамнәр, композиторлар, якташ шагыйрьләр иҗатында Тукай образының бирелешен күзәткән, анализлаган. Проектның тирән, мавыктыргыч эчтәлеге тыңлаучыларны кызыксындырды.
        Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 72 нче язын каршы ала. 6 нчы Б сыйныф укучысы Карпов Данил үзенең “Мәңге хәтердә...” проектында Актүбә бистәсендә яшәгән сугыш һәм хезмәт  ветераны Зиннурова Миңнурый Зиннур кызының сугыш юлын  өйрәнгән. Ул бу эзләнү эшен илебез тарихын яхшырак белергә ярдәм итәр дип саный.
     Туган як  һәрберебезнең күңел түрендә. Укучылар үз проектларында бу теманы төрле яктан ачканнар. 4 нче А сыйныфы  укучысы Закиров Азамат  “Кечкенә бистә зур хәрефтән...” проектында бистәбезнең бай тарихы, аның ихтирамга лаек кешеләре турында сөйләде.  7 нче Б сыйныфының рус төркеме укучылары  Буслаев Виталий, Сираев Артур, Баландин Данил “Туган җирем Актүбә” проектын эшләгәннәр. Алар Актүбәдә яшәүче танылган кешеләрне, милли бәйрәмнәрне өйрәнгәннәр. 3нче Б укучысы Закиров Әмир “Туган телем һәм халкым”, 6 нчы б сыйныфы укучысы  Низамова Азалия “Татар халкының милли традицияләре”, Чумуткина Александра “Мифлар”, Тимеркаева Аделина “Сабантуй”, 8 нче В сыйныф укучысы Мадьярова Алсу “Татар халкының милли киемнәре” проектларын якладылар.
        5 нче А сыйныфының рус төркемендә укучы Панина Ярослава “Табигать дөньясында”  проектын эшләгән. Татарстандагы үсемлекләрне, хайваннарны, файдалы үләннәрне өйрәнгән, китапчык төзегән. 5 нче Б сыйныфы укучысы Мозаффарова Әминә “Безнең тормышыбызда татар халык мәкальләренең роле” проектында татар халкының мәкальләрен өйрәнгән. Максатына  ирешер өчен сыйныфташлары  белән «Сез нинди мәкальләр беләсез?» темасына анкета уздырган, буклетлар ясаган, сыйныфташларында яхшы сыйфатлар булдырырга ярдәм итүче мәкальләрне төркемләгән һәм укытучысы белән 5нче б сыйныфында мәкальләр ярышы уздырган.                                                        Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ,сыйныфтан тыш чараларда проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Балаларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уята. 
                                      Закирова Э.С., Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы


К списку новостей