Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Хәтер көне
Опубликовано: 15.10.2012<span times="" new="" roman',="" times,="" freeserif,="" serif;="" white-space:="" normal;="" orphans:="" 2;="" float:="" none;="" letter-spacing:="" color:="" rgb(0,0,0);="" word-spacing:="" 0px;="" -webkit-text-size-adjust:="" auto;="" -webkit-text-stroke-width:="" 0px"=""> 1552 елның 15 октябрендә 40 көн камалышта торган Казан шәһәрен урыс гаскәре яулап ала. Явыз Иванның 150 меңлек армиясенә Ядегәр ханның татар, мордва, чуаш һәм чирмеш кораллы хәрбиләреннән торган 30 мең кешелек армиясе каршы торган. Казанны яулап алуга каршы торган бик күп сакчылар үлеп бетә, урамнардан елга булып кеше каны ага. Шәһәр алынгач та, нибары 3 мең кешегә генә Казансу аръягына качып китү насыйп булган. Барлык исән калган халык – җәрәхәтләнгән ирләр, картлар һәм балалар – Мәскәү патшасы кушуы белән үтерелгән. Хатын-кызлар һәм нәни балалар коллыкка алып кителгән. Борынгы шәһәр җимерелгән, китапханәләр һәм мәдрәсәләр, мәчетләр һәм мәктәпләр, архивлар яндырылган. Кол Шәриф мәчете урынына Благовещение чиркәве нигезе салына, халык суела, Казансу елгасы аккан каннан кызыл төскә керә. 15 октябрьдә татарлар әлеге фаҗигане искә ала.
<span times="" new="" roman',="" times,="" freeserif,="" serif;="" white-space:="" normal;="" orphans:="" 2;="" float:="" none;="" letter-spacing:="" color:="" rgb(0,0,0);="" word-spacing:="" 0px;="" -webkit-text-size-adjust:="" auto;="" -webkit-text-stroke-width:="" 0px"=""> Хаҗиева Р.Д., татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей











