• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-9298023
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский"
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 516 учащихся/516 укучы
У нас учат: 43 учителя/43 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

Әлфия Авзалова

Опубликовано: 15.01.2013

Әлфия Авзал кызы Авзалова 1933 елның 15 гынварында Башкортстанның Калтасы районы Кабан авылында туа. 

     Әлфия Авзалованың балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, ул ачлыкта-ялангачлыкта үсә. Алты яшендә ятим калып, апасы тәрбиясендә өч ел яши. Аннан соң аны Актаныш районы Яңа Әлем авылына балалар йортына җибәрәләр. 8-9 нчы сыйныфларда укыганда Әлфия Авзалова атитбригада концертларында катнаша башлый. Ике ел МТС клубында эшли. Унсигез яше тулгач, үсмер кызның сәләтен күреп, аңа Казанның сәнгать училищесына юллама бирәләр. 1957 елда Әлфия Авзалованы татар филармониясенә эшкә алалар. Беренче танылуны аңа Мәскәүдә үткән әдәбият-сәнгать көннәре китерә. Монда ул үзен Татарстан җыр һәм бию ансамбленың солисткасы ролендә күрсәтә. Шул вакыттан бирле Әлфия Авзалова үзенең концертлары белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыга, Башкортстан, Себер, Үзбәкстан, Ерак Көнчыгыш һәм башка төбәкләрнең көтеп алган кунагына әверелә. Татарча җырлаудан тыш, ул казах, үзбәк, башкорт, гарәп, һинд телләрендә җырлар башкара. 1970 елда ул “Татарстан Республикасының халык артисты”, 1983 елда “Россия Федерациясенең атказанган артисты” һәм 1992 елда “Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты” исемнәренә лаек була, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган артисткасы (1983). ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Үзем турында: Җыр, сәхнә - минем тормышым, язмышым. Казан, 1995.

                                                                                                                                         Мортазина Л.И., татар теле һәм әдәбияты укытучысы



К списку новостей