Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
"Кошлар белән" тел өйрәндек.
Опубликовано: 01.03.2013
Безнең мәктәптә менә инде өченче ел «Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясе үзенең эшен дәвам итә.Максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең масштабларын тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителә. Бәйге 21 февральдә – Туган телне саклау көнендә башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Республика күләмендә бара торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында оештырыла алар. Бүген дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе буенча ныклы эш бара. Сыйныфларда туган тел көненә багышланган класс сәгатьләре, әңгәмәләр үтте.Менә шул уңайдан без 7нче Б сыйныфы укучылары белән 28 нче февральдә бәйге-акциясе кысаларында ”Кошларга ярдәм итик”дигән чара уздырылдык.Татар телендә кошлар турында әңгәмә, исемнәрен татар теленә тәрҗемә итү,нинди күчмә,кышлаучы кошлар барлыгын искә төшерү эше башкарылды.Кошларга җимлекләр ясау конкурсы уздырылды. Конкурста рус төркеме укучысы Гордеев Вадим беренче урынны яулады.Соңыннан балалар җимлекләрне урамга элделәр. Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар . Милли телебезне хөрмәтләп, рәхәтләнеп татарча сөйләшсәк.
Р.Д .Хаҗиева, Л.И.Мортазина ,татар теле һәм әдәбият укытучылары
К списку новостей











