• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-9298023
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский"
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 516 учащихся/516 укучы
У нас учат: 43 учителя/43 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

Картлар йортында очрашу кичәсе.

Опубликовано: 18.03.2013

  15 нче март  көнне без, Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү  мәктәбе укучыларының бер төркеме һәм татар теле укытучылары Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы, Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы, Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызы, Мортазина Лилия Илмир кызы, Хаҗиева Рәмзия Дамир кызы, Закирова Эльмира Сөлләм кызы, Миннәхмәтова Лилия Равил кызы белән бергәләп  Азнакай муниципаль районы Актүбә бистәсендә   урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына юл тоттык.   Максатыбыз: картлар йортында яшәүче өлкән буын кешеләренең аз гына булса да күңелләрен күтәрү, рус милләтле кешеләрне татар телендә сөйләшүгә чакыру иде. Йөзләрендә моң, сагыш эзләре сүрелмәгән өлкәннәрне күргәч, аларның сагышларын тарату теләге туды. Бу  очрашуга без бик күңелле концерт программасы әзерләп килгән идек. Укучылар әби – бабайларның кәефләрен күтәрергә ихлас тырыштылар: шигырь сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә бит.Өлкән буын кешеләре очрашу барышында яшьлекләренә дә кайтып килгәндәй булдылар, табышмак- мәкальләрне дә искә төшерделәр. Татарча әңгәмәгә дә кушылдылар. Иң актив аралашучыларга календарьлар, татарча-русча сүзлекләр, бәйрәм открыткалары таратылды. Өлкәннәр озаклап алкышладылар, администрация җитәкчеләре дә рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

 

                                                            Милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары  Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы




К списку новостей