Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Апрель җитсә, исемеңне җырына куша Тургай!
Опубликовано: 29.04.2013Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан безнең мәктәптә «Туган тел» ункөнлеге игълан ителде. Бу көннәрне мәктәбебез гөрләп торды.
26 нчы апрель көнне барлык чараларга йомгак ясалды. Мәктәбебез укучылары «Апрель җитсә, исемеңне җырына куша Тургай!» дип исемләнгән зур чарага җыелдылар. Бу чара “Туган тел” җыры белән башланып китте. Укучылар Г.Тукайның иҗатын төрле яктан яктырттылар. Бер-бер артлы сәхнәгә Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр чыкты. Табышмакларга җавап бирү рәвешендә укучылар бөек шагыйребезнең үлемсез әсәрләрен (“Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Кәҗә белән Сарык” һ.б.) искә төшерделәр. Мәктәбебезнең моңлы сандугачлары Шәяхмәтова Гүзәл белән Нуриәхмәтова Динара бер дә артистлардан ким булмадылар.
Бәйрәмгә кунак итеп якташ шагыйрә Флера Гыйзәтуллинаның бертуган апасы Наилә апа да чакырылган иде. Наилә апа балачак истәлекләре белән уртаклашты. Ул авыр язмыш сынаулары үткән шигъри җанлы, 25тән артык поэмасы булган сеңлесе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучыларның һәрбер чыгышы аның күңеленә хуш килде.
Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мусина Г.М., Хаҗиева Р.Д. алып бардылар.
Гаскәрова Э.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей











