Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Акчишмәдә пионер туган көн.
Опубликовано: 29.05.2013
Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үтте икән? Бераз үзебез үткәргән тормыш мизгелләрен күздән кичерик.
Быел Татарстан пионериясенең 91 еллыгына Акчишмә реабилитацион дәвалау үзәгендә пионер сборы үткәрдек.. Без бүгенге пионер сборында пионер оешмаларының тарихына сәяхәт иттек.
Пионер - беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан, шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар - билгесезлеккә юл салучылар, курку белми, алдан баручылар. Шундыйлардан берсе Садыйкова Луиза Сабир кызы Арча районының актив җәмәгать эшлеклесе, олысы, кечесе белән берлектә Азнакай районы Акбә бистәсендә пионер сборы үткәрде. Безнең мәктәп экспонатлары – пионер символикалары аның күңеленә бик хуш килде.”Туган төбәк музее” җитәкчесе Кашапова Ф.Ә., музей әгъзалары –без- Ситдикова Алсу, Зиятдинова Ләйсән пионер сборында ял итүчеләрне котлап, чыгыш ясадык. Өлкәннәр һәрберсе үзенең яшьлеген искә төшерде. Акчишмәдә үткәрелгән пионер сборы - чын-чынлап илһам чыганагы булды.
Ситдыйкова А., Зиятдинова Л.
К списку новостей











