• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-9298023
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский"
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 516 учащихся/516 укучы
У нас учат: 43 учителя/43 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

Татар халык бәйрәме “Карга боткасы”.

Опубликовано: 22.03.2014

        22 нче мартта Актүбә  икенче урта мәктәбе укучылары  әти-әниләре белән берлектә “Карга боткасы” бәйрәме  уздырдылар. Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе -  карга боткасы. Карга  боткасы  бәйрәме  борын-борыннан  килгән  йола. Без  шушы  йоланы  онытмаска,  дәвам  итәргә  тиешбез. 21 нче март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килу хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
         Безнең мәктәп укучылары да бу көнне  матур итеп киенеп бәйрәмгә  җыйналдылар. Бәйрәм алдыннан өйдән өйгә кереп күкәй, ярмалар, җыйдылар.Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр. Халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Шулай  урап үткәннән соң, безнең мәктәп балалары  ярма, май, сөт алып,  бәйрәмгә килделәр.Ата-аналар учак тергезеп, казан астылар, ботка пешерделәр. Ботка пешкәнче, балалар халкыбызның төрле милли уеннарын уйнадылар,  җырлар җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Аннан соң, кунаклар белән,  тәмле кайнар ботка ашадык,  бергәләп  кайнар чәй эчтек.
         Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәделәр, аның күп өлешен, каргаларга дип кар өстенә сибеп калдырдылар. Ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. 
         Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләүләр әйттеләр Җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләп бер-берсен котладылар.  Кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен балалар түземсезлек белән көтүләре турында сөйләштеләр.
        Гореф-гадәтләребезне,бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк! Алар балаларыбызда кешелекнен иң күркәм сыйфатларын тәрбияли.
Жырлый-жырлый,  бии-бии
Бәйрэм  итик  гел  бергә
Яз  бәйрәме  гөрләп  шулай
Барсын  гомер-гомергә
Яз  бәйрәме - нурлы  бәйрәм
Барсын  гомер-гомергә.
 
Язлар  килсен  мул  булып,
Иген  уңсын  кыр  тулып
Дуслар  булсын  һәр  җирдә,
Тынычлык  булсын  илдә,
Әйе  шул, шулай  шул,
Тынычлык  булсын  илдә.
                                                                               Р.Д.Хаҗиева, Л.И.Муртазина,татар теле һәм әдәбияты укытучылары


К списку новостей