Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Ф.Насретдиновны искә алу
Опубликовано: 31.10.2011
9 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресендә опера җырчысы Фәхри Насретдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган “Әйләнә сәхнә, әйләнә...темасына ачык дәрес үткәрелде.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Эльмира Сөлләм кызы укучыларны М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән шәхесләр, юбиляр артист Ф.Насретдинов иҗаты белән таныштырды. Укучылар да Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында кызыклы мәгълүматлар әзерләгәннәр. Дәрес экранда күрсәтелгән слайдлар белән үрелеп барылды. Төркемнәрдә Н.Җиһанов, В.Ганиева, Н.Юлтыева, Р.Нуриев, С.Садыйкова, Ф.Шаляпин кебек сәхнә йолдызларынаың иҗатына багышлап, җөмләләрне тиешле тәртипкә куеп,бәйләнешле текст итеп кәгазьгә ябыштырдылар.Соңыннан текст белән бер-берсен таныштырдылар. Дәрес Ф.Насретдинов башкаруында “Казан кичләре” җыры белән тәмамланды.
Ф.Ә.Кашапова, милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары
К списку новостей











