Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
"Яңа гасыр" каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында
Опубликовано: 17.02.2015Әлеге тапшыруда катнашырга күптән хыялланган иде мәктәп укучылары. Һәм күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мусина Гөлгенә Мөнир кызы, Шагалиева Гөлназ Нәҗип кызы тапшыруга шалтыратты, озак та үтми мәктәпкә “Яңа гасыр” каналының “Тамчы-шоу” тапшыруыннан чакыру килде. Чираттагы уен “Морфология” темасына багышланачак икән. Алай гына түгел, уенда катнашачак 6-7нче сыйныф укучылары Алина Фәхруллина, Гөлчәчәк Шагалиева һәм Сабирҗанов Раилләргә тел-әдәбият буенча белемнәрен ныгыту белән бергә бөек рус рәссамнары турында да шактый өстәмә мәгълүмат өйрәнергә туры килгән. Уенда исә Питрәч районы мәктәбеннән килгән укучылар белән очрашканнар. Бик җиңел сыман тоелса да, уен мәйданчыгында видеокамералар каршында шактый дулкынлану кичергәннәр укучылар. Шулай да сынатмаганнар – уенда 32:29 исәбе белән җиңү яулап, КФУ ның һәм ТНВ каналының дәрәҗәле дипломнарына лаек булганнар. Әлбәттә инде, һәр ике командага традицион бүләк – китаплар һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына билетлар тапшырганнар. Шулай да иң зур бүләк – уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзалары белән аралашу һәм рәсемгә төшү булган.Ә тапшыруны тиздән зәңгәр экраннардан карый алачакбыз.
Милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Ф.Ә.
К списку новостей











