Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Опубликовано: 24.04.2015Семинарны мәктәп директоры Галимова Л.Н. ачты. Чыгышны дәвам итеп милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Кашапова Ф.Ә. “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы” Законы, Федераль дәүләт белем стандартларына таянып, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзгәрешләргә басым ясады, укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Чыгыш ясаучы укучыларның сөйләм эшчәнлегенә, аралашу ситуацияләрендә кулланырлык дәрәҗәгә җитү зарурлыгын искәртте. Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль - психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру. Дәрестә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу отышлы. Кунаклар “Татар әдәбияты дәресләрендә тезмә әсәргә анализ ясау”(Шәйдуллина Л.К.), “Татар иле” газетасын тәкъдир итү (Кашапова Ф.И.) буенча мастер – класс карады. Закирова Э.С., Мусина Г.М., Хәйруллина Э.Д., Хаҗиева Р.Д., Байгузина Т.Ә., Гаскәрова Э.М., Миннәхмәтова Л.Ркүрсәткән ачык дәресләр кызыклы, җанлы, үткән һәм яңа материалны ныгытуны этаплап кабатлау рәвешендә үткәрелде. Актүбә һәм Җәлил бистәсе мәктәпләре арасында“Тамчы – шоу”(Мусина Г.М., Шагалиева Г.Н.), “Әбием сандыгы” Хөснуллина Р.Р., Гиззәтова Р.Җ.)уен – бәйгесе һәм музей ачу тантанасы кунакларның күңеленә хуш килде. Семинарда катнашучылар семинарның уңышлы узуын билгеләп үттеләр. Гарипова Л.Р., башлангыч сыйныфы укытучысы
К списку новостей











