Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Мастер–класс” бәйгесенең муниципаль этабы
Опубликовано: 17.02.2012
16 нчы февраль көнне Азнакай информацион методик үзәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Бөтенроссия “Мастер-класс“бәйгесенең район этабы узды. Безнең Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Лилия Илмир кызы катнашты.
Конкурс 2 этапта үткәрелде. Беренче этапта “Минем методик табышларым” темасына эссе , 2 дәрес эшкәртмәсе, чаралар, газетада басылган мәкаләләр урнаштырылган папка бәяләнде. Нәтиҗәдә, Лилия Илмир кызының эше үрнәк дип табылды һәм икенче турга үтте. Ә бүгенге бәйгедә укытучы үзен компьютер технологияләрен камил белүче, дәрестә дөрес һәм урынлы кулланучы шәхес буларак “Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгын күрсәткән өчен” номинациясенә лаек булды.
Тырыш, мөлаем, үз хезмәтен, укучыларын , мәктәпне яратучы хезмәттәшебез, сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы, тырыш укучылар гына телибез. Иҗат чишмәң саекмасын!
Укытучы!
Шушы исемнән дә
Югарырак нинди исем бар?!
Шагалиева Г.Н., татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей











