Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 посёлка городского типа Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, пгт. Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-9298023 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 516 учащихся/516 укучы |
| У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Без “Тамчы-шоу” га бардык
Опубликовано: 01.12.2015Башта бераз дулкынландык. Шулай да без үзебезгә мәктәбебез, районыбыз данын төшермәскә дигән максатны куйган идек, һәм без бар көчебезне җиңүгә юнәлттек. Һәр тур саен хөрмәтле жюри әгъзалары нәтиҗә чыгара килделәр. Безнең командага да, көндәшләр командасына да җылы, мактаулы сүзләр әйттеләр. Көндәшләр командасы да көчле иде. Һәр ике команда да җиңүче. Без моңа бик шат булдык. Чөнки дуслыктан да кадерле тагын ни бар. Ә ахырда безгә ТНВ каналы “Тамчы-шоу” интеллектуаль күңел ачу тапшыпуының истәлекле мактау кәгазен һәм бүләкләр тапшырдылар. Без үзебезгә бик күп дуслар таптык. Үзебезнең зур рәхмәтебезне мәктәп дирекциясенә, әти-әниләргә, район мәгариф бүлегенә җиткерәсебез килә. Безгә уенда катнашырга мөмкинлек һәм ышаныч белдергәнегез өчен мең рәхмәт Сезгә. Ә безне бу уенга әзерләгән зур тырышлыклары өчен Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы һәм Шагалиева Гөлназ Нәҗип кызына чиксез рәхмәтлебез. Алар әле безгә Казан буйлап экскурсия дә үткәрделәр. Шагалиев Илнур, 7а сыйныф укучысы
К списку новостей











