Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Какре-Елга» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәкре-Елга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423320, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Какре-Елга, ул. Школьная, д. 20 |
| Телефон: | +7(855)-923-70-48 |
| E-Mail: | skelg.azn@mail.ru, Skelg.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Какре-Елга" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Имамутдинов Ильнур Эдуардович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | Школы: Какре-Елга – 73 учащихся Ильбяково – 3 учащихся Детские_сады: Какре-Елга–18 воспитанников Масягутово–2 воспитанника Ильбяково–2 воспитанника |
| У нас учат: | 19 учителей и 6 воспитателей |
Новости школы
Бәйрәмегез белән кадерле укытучылар
Опубликовано: 05.10.2011
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Мәктәп, мөгаллим, тәрбияче, педагог... Алар безне берләштерә, балачак һәм үсмер чак, олыгаю һәм тормыш юлын сайлап алу чоры белән бәйли. Җир шарында мәктәптән һәм акыллы, михырбанлы, кайгыртучан, күңел җылысын һәм көчен кызганмаган педагогтан башланмаган бер генә һөнәр дә юк. Нәкъ менә шуның өчен туганнар һәм якыннар белән беррәттән йөрәк түребездә мавыктыргыч гыйлем дөньясына юл акчан укытучы да бар.
Бүген республиканың педагогик хезмәткәрләре бетмәс энергия белән, максатына хыянәт итмичә мәгариф эшенә хезмәт итә, алар һәрчак эзләнүдә, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнә һәм укыту процессына кертә, бүгенге көн педагогиканың актуаль проблемаларын иҗади чишә. Нәтиҗәдә, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылган укытучылар бәйгесендә 867 республика мөгаллиме лауреат исемен алды, ә Татарстанның 259 мәктәбе инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңү яулады.
Безнең горурланырлык кешеләребез бар!
Педагогик хезмәт ветераннарына мәктәпкә булган тугрылыгы, һөнәри осталыгы, иҗади хезмәте, шат күңеллелеге һәм балаларга мәхәббәте өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәм. Сез балалар укытудан бигрәк, яңа буын педагогларын әзерлисез. Сезгә бүген сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим!
Укытучы һөнәре зур тырышлык һәм фидакарьлек, туктаусыз һөнәри үсеш, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлык таләп итә.
Кадерле коллегалар! Эшегездә энергия, укытучыларыгыз белән уртак тел табуны һәм укытучы һөнәренә тугры калуыгызны телим. Һәрчак һәм бар җирдә сезгә уңыш юлдаш булсын!
Источник: admin
К списку новостей









