МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
“ Мәгариф өлкәсендә 50 инновацион идея” VIII республика конкурсы
Опубликовано: 04.11.2010
Азнакай районы укытучылары мәгариф системасындагы үзгәрешләрне, яңалыкларны тормышка ашыруда актив эш алып баралар. Рәсәй, республика күләмендә уздырылган төрле чараларда, конкурсларда үзләренең иҗади эшләре, авторлык программаларын тәкъдим итәләр.
Узган уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Мәгариф өлкәсендә 50 инновацион идея” VIII республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Зөлфия Мингалим кызының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану” авторлык программасы республика күләмендә беренче урынга лаек булды.
Укытучыбызны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аңа иҗади уңышлар телибез.
К списку новостей













