Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №4 города Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”
Визитная карточка
| Адрес: | 423332, Республика Татарстан, Азнакаевский район, город Азнакаево, ул. М. Хасанова, дом 5 |
| Телефон: | +7(855)-927-78-33 |
| E-Mail: | S4.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №4г.Азнакаево"АМР РТ |
| Руководитель: | Шайдуллин Ильмир Нашатович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 527 учащихся |
| У нас учат: | 41 учителей |
Доска объявлений/Белдерүләр тактасы
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Алинә Хисамиеваның "Күбәләкле җәймә" китабын тәкъдим итү 28.04.2021

Бүген лицейда якташыбыз шагыйрә Алинә Хисамиеваның "Күбәләкле җәймә" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. "Сайлап алдым сине, шигърият!" исеме астында узган әдәби-музыкаль кичә Алинә Хисамиева шигърияте, милли моңнар һәм биюләр, шагыйрә шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә шәһәр мәктәпләренең татар теле мөгаллимнәре һәм китапханәчеләр, лицей укучылары катнашты. Җылы матур очрашудан һәркем күңеленә яктылык һәм рухи байлык алды.
-
Татар теленнән Халыкара олимпиада/ Международная олимпиада по татарскому языку 24.04.2021

Зур горурлык белән Рахманова Нәзиләне (укытучысы Сабирова Х.Г.) лаеклы призлы урыны белән котлыйбыз. Бары тик кыю һәм үз-үзенә ышанган кеше генә мондый уңышка ирешә ала. Алга таба да шундый ук тырышлык белән яңа җиңүләргә ирешүен телибез.
С гордостью и уважением поздравляем Рахманову Назилю (учитель Сабирова Х.Г.) с заслуженной наградой. Только смелый и уверенный в себе человек мог добиться такого успеха. Желаем с таким же упорством идти дальше к новым победам.
-
Г.Тукай исемендәге XI халыкара конкурс 17.04.2021

Казанда шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге XI халыкара конкурсы узды. Ул милли мирасны саклап калуга, татар телен пропагандалауга, заманча милли шигъриятне киңрәк даирәдә таратуга, милли мәдәниятнең үрнәк мисалларында шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Конкурста лицеебызның нәни йолдызы – Кадыйров Нариман (укытучысы Асылова Л.Т.) җиңү яулады. Алга таба да шундый ук тырышлык белән яңа җиңүләргә ирешүен телибез.
-
«Родная речь – Отечества основа»/«Туган тел-Ватан нигезе» 10.04.2021

В рамках акции «Родная речь – Отечества основа» был проведен диктант на татарском языке для обучающихся 8-11 классов.
«Туган тел-Ватан нигезе» белем бирү акциясе кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен татар телендә диктант үткәрелде.
-
Приём в первый класс/ Беренче сыйныфка кабул итү. 20.03.2021

Уважаемые родители будущих первоклассников!
В 2021 году приём обучающихся в 1 класс осуществляется на основании приказа Министерства просвещения Российской Федерации от 02.09.2020 года № 458 «Об утверждении Порядка приёма граждан на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Приём детей, проживающих на закрепленной территории, а также имеющих право на первоочередной (детей военнослужащих, детей сотрудников полиции) и преимущественный (детей, проживающих в одной семье и имеющих общее место жительство с братьями и сёстрами, которые уже обучаются в нашей школе) осуществляется с 1-го апреля по 30-ое июня.
Приём заявлений в первый класс для детей, НЕ проживающих на закрепленной территории, начинается с 6 июля до момента заполнения свободных мест, но не позднее 5 сентября.
Подробная информация о порядке приёма (образец заявления, перечень необходимых документов, график приёма, сроки приёма, информация о закреплённой территори), нормативные документы, регламентирующие приём, размещены на сайте школы в разделе "Подача заявления на приём в школу" ссылка--->>>
Хөрмәтле беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре!
2021 елда 1 нче сыйныфка укучыларны кабул итү Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укыту өчен гражданнарны кабул итү тәртибен раслау турында» 02.09.2020 елның № 458 боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче чиратта (хәрби һәм полиция хезмәткәрләренең балаларына) һәм өстенлекле (бер гаиләдә яшәүче һәм билгеләнгән мәктәптә укый торган торган абыйлы-энеле һәм апа-сеңелле балалар) кабул итү 1 апрельдән 30 нчы июньгә кадәр бара.
Беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 6 июльдән алып ирекле урыннарны тутыру вакытына кадәр, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлана.
-
Музейга виртуаль экскурсия 03.03.2021

Бүген лицей укучыларына халык шагыйре Фәнис Яруллин исемендәге музейга виртуаль экскурсия оештырылды. Шагыйрьнең язмышы, киң кырлы иҗаты турында видеофрагментлар, язучы белән очрашулардан өзекләр, тормыш иптәшенең истәлекләре аша укучылар күп мәгълүмат алды.
-
"Сүзләр агымы" уены 18.02.2021

4 нче лицейда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Сүзләр агымы" уены уздырылды. Әлеге интеллектуаль бәйгедә 5А һәм 5Б сыйныфы укучылары көч сынашты. Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү максатыннан уздырылган уенда 5Б сыйныфы командасы җиңүгә лаек булды. Катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Газиз туган телем 17.02.2021

4 нче лицейда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Газиз туган телем" шигаре астында викторина узды. Әлеге интеллектуаль бәйгедә 5А сыйныфы укучылары көч сынашты. Укучыларда татар теленә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелгән чара зур кызыксыну уятты. 2Б сыйныфы укучылары өчен “Сүз – күңел көзгесе” дип аталган тел бәйгесе үткәрелде. Бәйгеләрдә укучылар теләп катнашалар. Бу чаралар балаларга татар телен өйрәтүнең бер кызыклы юлы булып тора, өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияли.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 16.02.2021

4 нче лицейда шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." исеме астында әдәби кичә узды. Кичә район һәм шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре белән берлектә оештырылды. Бу чарада 5-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Алдан "Герой шагыйрь - Муса Җәлил" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Көрәшкә бир бөтен гомереңне!" дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр
-
Әкиятләр илендә кунакта
16.02.2021
4 нче лицейда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Әкиятләр илендә кунакта” шигаре астында әдәби чара узды. Әлеге чара башлангыч сыйныф укучыларының сөйләмен баету, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү, аларны халык культурасына тарту максатыннан үткәрелде. 2Б сыйныфы укучылары әкият иленә сәяхәт иткәндә, бирелгән сорауларга тапкыр җавап бирделәр. Әкият геройлары роленә кереп, кайбер әсәрләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр.












