Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-927-64-86 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
Открытые классные часы
Опубликовано: 03.05.2012
“И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз” темасына Фархутдинова А.Н. - 2В сыйныфында , “Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре” темасына Рахматуллина Р.М. һәм Кашапова В.Х. 3а һәм 3б сыйныфларында, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлап “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенын Харисова Э.А.- 3В сыйныфында, Габдулла Тукай шигырьләре буенча “Иң оста шигырь сөйләүче “ бәгесен Мөдәрисова Р.И.- 4В сыйныфында.
27 апрель көнне без, 3В сыйныф укучылары, “Габдулла Тукайны кем белә” дигән темага интеллектуаль уен уйнадык. Иң элек ике командага бүлештек:“Су анасы” Һәм “Шүрәле” командаларына. Уенның максаты итеп Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә нәтиҗә ясау һәм туган телгә, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү куелды. “Су анасы” командасы җиңде һәм җиңгән укучыларга “5”ле билгесе куелды. Уен бик күңелле узды. Болельщиклар яттан Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Сыйныф җитәкчесе Харисова Эльвира Арслангареевна.
Г.Тукай иҗаты буенча 3нче а һәм Б сыйныфларында класс сәгате үткәрелде. Укучылар Кл.җитәкчеләре Кашапова В.Х. һәм Рахматуллина Р.М. әзерләгән презентация буенча Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштылар. Яңадан Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр яттан сөйләделәр. Кл.сәгатен “Туган тел ” җыры белән тәмамладылар.
4В сыйныфында укучылар Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презентация белән таныштылар, ”Иң оста шигырь сөйләүче” конкурсы оештырылды: Г.Тукайның “И туган тел “, ролләргә бүленеп “Бала белән Күбәләк”, “Фатыйма белән Сандугач”, ”Туган авылым”, ”Бабай”, “Җир йокысы”, ”Гали белән Кәҗә” шигырьләрен тыңлап, урыннар билгеләнде. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында алган белемнәрне тикшерү максатыннан презентация-тест сорауларына җавап бирделәр.
К списку новостей















