Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Тумутук» Азнакаевского района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423316, с. Тумутук, ул. Гагарина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-923-43-88 |
| E-Mail: | Stum.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Тумутук" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Кашапова Фирюза Фирдаусовна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 155 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Тумутук» Азнакаевского района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Пионер Сабантуе 20.05.2017

Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан бүген мәктәпкүләм Пионер Сабантуе уздырылды. Укучылар табигать кочагында халкыбызның милли уеннарында көчләрен сынаштылар, 6 сыйныфның тимурчылар отряды чыгышын тыңладылар, туйганчы ял иттеләр.
-
"Музейлар төне" 19.05.2017

18 майда Халыкара Музейлар көне кысаларында Балалар иҗат үзәге бинасында "Музейлар төне" чарасы уздырылды. Мәктәп музее җитәкчесе , тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вахитова Әнфисә Таһир кызы җитәкчелегендә "Укытучылар бүлмәсе һәм уку классы", "Чемодандагы музей" һәм "Без тумышыбыз белән СССРдан" темаларына экспонатлар җыйнап куелды.
-
"Үрнәк гаилә" чарасы 11.05.2017

Бүген 10 сыйныфта гаилә белеме фәненнән ( укытучы Вахитова Ә.Т.) "Үрнәк гаилә" дип исемләнгән чара узды. Чарага кунак итеп Миннегалиевлар гаиләсе чакырылды.
-
"Син-эшмәкәр" дәресе 11.05.2017

Бүген 10-11 сыйныфлар өчен "Син- эшмәкәр" дигән бердәм дәрес уздырылды.
-
Җиңү көненә карата митинг 08.05.2017

Мәктәп укучылары, укытучылары Җиңү көненә карата митингта катнаштылар.
-
Экологик өмә 29.04.2017

Территорияләрне санитар- экологик чистарту икеайлыгы кысаларында бүген мәктәп коллективы язгы экологик өмәгә чыкты.
-
Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча газета 28.04.2017

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча 8 нче сыйныф укучылары газета чыгардылар.
-
Мәктәп радиосы дулкынында Тукай җырлары 28.04.2017

Мәктәп радиосыннан атна дәвамында Г.Тyкай шигырьләрен һәм аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.
-
ВПР по окружающему миру и биологии 27.04.2017

Сегодня учащиеся 4 класса написали ВПР по окружающему миру, 5 класс- по биологии
-
Күңелләрдә яши яшь Тукай! 27.04.2017

Бүген мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган “ Күңелләрдә яши яшь Тукай” дигән сыйныф сәгате булып узды.Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Г. Тукайның “ Яз хәбәре”, “Туган авыл”, “ Су анасы”, “ Сабыйга”, “Иртә”, “Эш” шигырьләре яңгырады. Сыйныф сәгатен татар халкының гимнына әверелгән “ Туган тел” җыры белән тәмамладык.Шулай ук атна дәвамында Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.














