Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Белем Бәйрәме!
03.09.2012
1нче сентябрь- Белем бәйрәме.
Мәктәпләрдә Яңа уку елы башланды. Бу уку елында безнең мәктәптә 1 нче класска 6 укучы керде, мәктәбебездә 83 бала белем алачак.
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Кадерле укучылар! Сезнең һәммәгезне Яңа уку елы белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез.
-
Телефон доверия для детей и подростков 10.05.2012

Ежегодно 17 мая в России отмечается Международный день детского телефона доверия, который призван привлечь внимание широкой общественности к необходимости усиления мер по защите детей в трудной жизненной ситуации и помощи им.
Детский телефон доверия – бесплатная анонимная служба экстренной психологической помощи детям и родителям по телефону. Она играет важную роль в решении задач, поставленных в Послании Президента Российской Федерации Федеральному собранию по выявлению и профилактике детского неблагополучия, нарушений прав детей, жестокого обращения с ними.
В 2010 году в рамках Общенациональной информационной компании по противодействию жестокому обращению с детьми Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, совместно с субъектами Российской Федерации, был создан единый общероссийский номер детского телефона доверия:8-800-2000-122.
-
Дан һәм хөрмәт, Сезгә ветераннар! 09.05.2012

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйбыз!
Инде 67 нче Җиңү язын каршы алсак та, ул дәһшәтле еллар онытылмый. Урсай авылыннан 329 кеше фронтка киткән, шуларның бары 114-е генә гаиләләре, туганнары янына исән-сау әйләнеп кайткан, ә 215 кеше гомерлеккә яу кырында ятып калган. Без аларның батырлыкларын зур горурлык белән искә алабыз.
Хөрмәтле ветераннар! Барчагызга да ныклы сәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш телибез.
-
Җиңү бәрәме 08.05.2012

8 май көнне Урсай авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантана узды. Сугыш һәм тыл ветераннары, кунаклар, авыл халкы, мәктәп коллективы сугышта һәлак булган авылдашларыбызны хөрмәтләү өчен, алар истәлегенә куелган һәйкәл алдына җыелдылар.
Тантана байрак кертү һәм укучыларның парады белән башланды. Сугыш корбаннары истәлегенә венок куелды һәм минутлык тынлык игълан ителде. Тантана ветераннар чыгышы, котлаулар, җырлар белән үрелеп барды.
Ветераннарны котлау КФК "Каримов", ИП "Бакиров", Урсай авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Субботник 21.04.2012

21 апрель - Республика күләм субботник көне дип игълан ителде.
Мәктәп территориясен җыештырдык. Бакчада казу эшләрен бетердек. Агачлар агарттык.
Бергә-бергә эшләргә бик күңелле булды!
-
Карлыган утырту 20.04.2012

Яз җитте. Мәктәп бакчасында да эшләр башланды. Биология укытучысы Мәнҗия Гильмутдиновна балаларга карлыган утырту серләрен ача.
-
На конференцию
03.04.2012
Бүген 5 нче сыйныф укучысы Мустафина Исламия, 6 нчы сыйныф укучысы Замалиев Наиль, 7 нче сыйныф укучысы Гатин Ильнар "Одарённые дети - будущее планеты" Мәскәү халык-ара форумының II һәм III этабында катнашырга киттеләр.
Алар "Юный эколог", "Успех моей будущей профессии" номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар.
Аларга һәм җитәкчеләре Мөнҗия Гильмутдиновна Нурмухаметовага уңышлар телибез. Исән-сау йөреп кайтсыннар!
-
Конференция 30.03.2012

29 март көнне 1нче сыйныф укычысы Гумерова Айгизә, 2 нче сыйныф укучысы Хөрмәкәев Динис, 3 нче сыйныф укучысы Диляров Дима Чаллы шәһәрендә узган I нче республика күләм "Я познаю мир" конференциясендә катнаштылар. Айгизә "Гаилә китабы", Динис "Минем шәҗәрам", Дима "Новая жизнь старым вещам" темасына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Диляров Дима үз номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломына лаек булды.
Диманы һәм аның укытучысын Рәмилә Фоатовна Насибуллинаны зур уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Интернет-урок 20.03.2012

20 нче март көнне "Имею право знать" дип аталган интернет дәрес узды. Әлеге дәрестән соң укучылар сәламәт яшәү рәвешенә күнегергә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2012

3 март көнне беренче сыйныф укучылары өчен иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе Әлифба бәйрәме узды. Укучылар Әлифба китабын йомгаклап, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә парлап килгән иде.













