МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
| E-Mail: | scolaalan1@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
| Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 20 учащихся 21 воспитанников / 20укучы, Бездә тәрбияләнәләр 21 бала |
| У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укучылар үзидарәсе киңәшмәсе 13.01.2012

13нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 8-11нче сыйныф укучылары катнашында “Могҗиза” укучылар үзидарәсенең киңәшмәсе булды.Киңәшмәдә каникул вакытында Салавыч мәктәбендә булып узган кышкы лагерь һәм 6нчы гыйнвар көнне шулай ук Салавыч мәктәбендә уздырылган “ Балтач муниципаль районы балалар оешмасының лидерлары форумы” хакында фикер алышынды.
-
ЕГЭ һәм ГИА га әзерлек 11.01.2012

6 нчы гыйнвар көнне 9 сыйныфлар математикадан ГИА га әзерләнделәр.
11 нче гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары белән математикадан ЕГЭ га әзерлек булды.
-
Драма түгәрәге 11.01.2012

11 нче гыйнвар көнне драма түгәрәге булып узды. Түгәрәккә йөрүче укучылар яңа спектакль өйрәнә башладылар.
-
Тимурчылар киңәшмәсе 09.01.2012

9 нчы гыйнвар көнне тимурчылар киңәшмәсе булды. Беренче яртыеллыкка тимурга йөрү буенча нәтиҗә ясалды. Икенче көн тәртибендә тимурчылар ялгыз әбиләргә булыштылар.
-
Вожатыйлар утырышы
09.01.2012
9 нчы гыйнвар көнне вожатыйларның чираттагы утырышы булып узды. Беренче яртыеллыкка вожатыйларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
-
Укучылар үзидарәсе җыелышы 06.01.2012

6 нчы гыйнвар көнне "Могҗиза" укучылар үзидарәсенең чираттагы утырышы булды
-
Балалар оешмасының лидерлары форумы 06.01.2012

6 нчы гыйнвар көнне Салавыч мәктәбендә Балтач муниципаль районы балалар оешмасының лидерлары форумы булып узды. Форумда мәктәбебез президенты Габидуллина Зилия һәм Салавыч мәктәбендә өч көнлек кышкы лагерьда ял итүче мәктәбебез лидеры Тимербаева Диләрәләр катнашты. Форум бик матур булды.
-
Әхлак түгәрәге
06.01.2012
6 нчы гыйнвар көнне мәчеттә әхлак түгәрәге булды. Түгәрәктә "Коръән сүрәләре" укуга конкурс булды.
Беренче урын - Аскарова Айсылу (4 класс)
Икенче урын - Хабибрахманова Зөләйха (1 класс)
Өченче урын - Каримов Әмин (1 класс)
-
5-7 сыйныфларның Яңа ел тамашасы! 29.12.2011

Безнең Алан мәктәбендә Яңа ел бәйрәме 3 сменага бүленеп үткәрелгәнлектән 29 нчы декабрь көнне 5-7 сыйныфларның бәйрәме булып үтте.
-
1-4 сыйныфларның Яңа ел тамашасы! 28.12.2011

28 нче декабрь көнне 10.00 сәг.тә 1-4 сыйныфларның Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм кызыклы костюмнар һәм маҗаралы хәлләргә бай булды.










