муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | arbor-school@yandex.ru, 1213000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 уч-ся/ 34 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Фельдшер белән очрашу. 12.10.2023

Арбор ФАП фельдшеры Игнатьева Н.С. укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Бигрәк тә күзләрне тәрбияләү,-саклау турында җентекләп сөйләде, күзләр өчен нинди күнегүләр файдалы булуын күрсәтте. Шулай ук прививкаларның кирәклегенә, грипп чорында саклану, туклану, дәвалану чараларына басым ясады. Укучыларга үзенең һөнәре, кайда укуы, эшен яратуы турында да сөйләде.
-
Юнармиягә кабул ителделәр. 09.10.2023

Быелгы уку елында Юнармия отрядына 8 нче сыйныф егетләре - Аскаров Әхәт һәм Мостафин Сәйдәш кабул ителде.
-
Көзге ярминкә. 09.10.2023

Бүген мәктәпкүләм Көзге ярминкә үткәрелде.
-
Рәхмәт тактасы. 09.10.2023

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәктәбебезнең Алдынгылар хәрәкәте членнары мәктәпкүләм Рәхмәт тактасы булдырды. Бу тактага укытучыларга багышланган мактау, рәхмәт сүзләре урнаштырылды. Әлеге эш 2023 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Волонтерлар котлый -2. 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан мәктәпнең волонтерлары ветеран укытучыларны котлады.
МБОУ "Арборская ООШ"
#добро
#волонтеры
#ДобрыйТатарстан
#Движениепервыхбалтаси -
Бәйрәм белән! 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә укучылар тарафыннан "Укытучы дигән бөек исем" дип аталган бәйрәм оештырылды. Бәйрәмнең кунаклары - ветеран укытучыларыбыз. Алар өчен чәй табыны да оештырылды.
-
Волонтерлар котлый. 03.10.2023

Мәктәпнең волонтерлары - 9 нчы сыйныф укучылары да Өлкәннәр көне уңаеннан "Әбиемә пирог" акциясендә катнашты, кадерле кешеләрен котлап, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп кайттылар
МБОУ "Арборская ООШ"
#добровольцы
#ДобрыйТатарстан
#добро
#волонтеры -
Яраткан укытучыма открытка. 02.10.2023

Барлык укучылар да "Яраткан укытучыма открытка" акциясендә актив катнаштылар.
-
Әбиемә пирог. 30.09.2023

Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәбебездә ел саен үткәрелә торган матур бер гадәт бар: укучылар үзләренең әби-бабайларын котлап, аларның өйләрендә булалар, тәмле күчтәнәчләр бүләк итәләр. Бу гадәтне без үзебезчә матурлап "Әбиемә пирог" дип йөртәбез.
-
Әбиләр өчен бәйрәм. 29.09.2023

Авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан әбиләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның әбиләре катнашты. Авылыбыз сандугачы Әкълимә апа Хәбибуллина үзенең матур җырлары белән кичәне тагын да матурлады.













