муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | arbor-school@yandex.ru, 1213000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 уч-ся/ 34 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
ВПР-2018.
17.04.2018
Бүген 4 нче һәм 5 нче сыйныфлар рус теленнән бөтенрәсәй тикшерү эшен башкардылар.
-
Эшлибез! 16.04.2018

"1 апрель - Кошлар көне уңаеннан кошларга багышланган рәсем конкурсы булды һәм 2, 3 сыйныф укучылары арасында "Кошларны беләсеңме?" дигән КВН узды. Ярышта "Сыерчык" һәм "Карлыгач" командалары сынашты. "Сыерчык" командасы 13 балл җыйды һәм җиңүче булды." -дип чыгыш ясады 2 нче сыйныф укучысы Әхәт бүген иртәнге линейкада.
-
Ачык дәрес. 10.04.2018

5 нче сыйныф әти-әниләре өчен рус теленнән ачык дәрес үткәрелде. Укытучы: Мифтахова Р.Б.
-
Хуш килдегез, дускайлар! 10.04.2018

5-6 нчы сыйныф малайлары технология дәресендә сыерчык оялары ясадылар. Технология укытучысы Гайфуллин Г.Г. аларны балта, пычкы тотарга өйрәтә.
-
Космос турында. 10.04.2018

5-6 сыйныф укучыларын Шәйхиева Г.С. тәрбия сәгатендә "Космос һәм аның серләре" белән таныштырды.
-
Көрәштә җиңүчеләр. 09.04.2018

РСФСРның спорт мастеры Фидәил Шакиров истәлегенә үткәрелгән районара көрәш бәйгесендә 4 сыйныф укучысы Гарипов Кәрим үз авырлыгында 3 нче, 8 нче сыйныф укучысы Галләмов Алмаз икенче урын алдылар. Афәрин, егетләр!
-
Язгөл- өченче. 09.04.2018

КФУ тарафыннан үткәрелгән физика буенча олимпиадада 7 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл 3 нче призлы урынны яулады.
-
Яшь көрәшчеләр. 06.04.2018

Мәктәп буенча көрәш түгәрәгенә йөрүче яшь малайлар арасында көрәш бәйгесе үткәрелде һәм урыннар чыгарылды, бүләкләр бирелде.
-
Пушкинны өйрәндек.. 05.04.2018

1-8 нче сыйныф укучылары арасында А.С.Пушкин әсәрләрен яттан сөйләү буенча конкурс үткәрелде. Барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Молодцы!
-
Фәнгә беренче адымнар-2. 04.04.2018

Фәнгә беренче адымнар фәнни гамәли конференциясендә катнашучылар.













