Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бүләкләр әзер! 07.03.2018

Укучылар тырышып әниләр өчен бүләкләр әзерләделәр.
-
Кышкы экскурсия. 24.02.2018

-
Бәйрәм белән ир-егетләребез! 22.02.2018

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гайләбезнең бар яме.Бәйрәм белән ир-егетләр,
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез! -
Әтиләр белән уен. 21.02.2018

Бүген мәктәп һәм балалар бакчасы, 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләрне җыйды. Балалар һәм әтиләр арасында көчле уен- викторина үтте. Соңыннан яраткан әтиләребезне үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләребез, җыр-бию, шигырьләребез белән матур итеп котладык. Бәйрәм белән Сезне ӘТИЛӘР!!!
-
Театр. 20.02.2018

Авылыбыз клубында, укучы балалар катнашында Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" дип исемләнгән әкияти пъесасы сәхнәләштерелде. Әкият бик матур , эчтәлекле, мәгьнәле килеп чыкты.
-
Безнең уңышлар. 17.02.2018

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Шәрипов Ислам Казан шәһәрендә 3 нче Бөтенрәсәйкүләм укучылары өчен үткәрелүче Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни конференциядә "Авылым чишмәләре" дип аталган эше белән уңышлы чыгыш ясады. Эшчәнлеге югары бәяләнде, алга таба да дәвам итәргә тәкъдим ителде. Афәрин! Укуыңда тагы да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!
-
Чаңгы юлы-2018! 10.02.2018

-
Полиция хезмәткәрләре бездә кунакта 09.02.2018

Бүген мәктәп-бакча балаларына кунакка полиция хезмәткәрләре килде. Бакча балалары аларга "Юл билгеләре иле"нә сәяхәт дәрес күрсәттеләр. Мәктәп укучылары исә "Тамчы шоу" интеллектуаль уенда катнашып, көчләрен, белемнәрен сынадылар. Соңыннан полиция хезмәткәрләре белән җанлы әңгәмә булып узды, укучылар һәм балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кунаклар алып килгән бүләкләр барыбызның да күңеленә хуш килде.
-
Бездә бүген туган көн! 06.02.2018

-
Ел укытучысы- 2018 31.01.2018

"Ел укытучысы-2018" Республикакүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабында Нигаматуллина Рәмзия Вагизовнаны "Башлангыч сыйныф-балалар бакчасының иң яхшы укытучысы" номинациясендә җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы эшчәнлегегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәт булып яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!!!








