Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Көзге уңыш! 20.10.2016

Мәктәп укучылары "Көзге бал" бәйрәменә әзерләнә башлады. Бәйрәмнең беренче этабы: "Бакча җимешләреннән композицияләр" бик матур килеп чыкты. Укучылар әти-әниләр белән берлектә һәрберсе үзенчәлекле, иҗади эшләнмәләр ясый алдылар. Афәрин!!!
-
Көзге өмә! 18.10.2016

-
Кышлаучы кошлар. 12.10.2016

Бакча балалары "Кышлаучы кошлар" проекты эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016
Хөрмәтле укытучылар!!!Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын! -
Өлкәннәр көне белән! 04.10.2016

Хөрмәткә Өлкәннәребез!
Сез тормышыбыз чыганагы, башы, терәге. Сез бит әти-әниләребез кебек үк иң яраткан кешеләребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк сез! Бүген барлык мәктәп бакча балалары яраткан әби-бабайларын бакча бинасына бәйрәм кичәсенә җыйнады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, соңыннан чәй табыны белән төгәлләнде.
-
Әниләр дәрестә. 03.10.2016

1 нче сыйныф укучылары белән укытучы Ромия Габдельфәртовна әниләргә ачык дәрес күрсәтте.
-
Көзге сәяхәт! 30.09.2016

Мәктәп укучылары көзге табигатькә сокланып сәяхәткә чыктылар. Авылыбызның яңартылган чишмәләрен барлап, танышып кайттылар. Табигать кочагында күңелле ял иттеләр.
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән! 27.09.2016

Хөрмәтле балалар бакчасы хезмәткәрләре!
Куркэм булсын иртэлэр,
Ял-сихэт бирсен тоннэр.
-
Милләтләр Кроссы - 2016 24.09.2016

Бүген барлык мәктәп- бакча коллективы "Милләтләр кроссы- 2016" стартына басты. Бөтенрәсәй йөгерү көне уңышлы үтсен!
-
Грипп турында. 22.09.2016

Авылыбызның ФАП табибәсе мәктәп укучыларына "Грипп һәм аны профилактикалау чаралары" турында әңгәмә уздырды.








