МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Җиңүчеләр бүләкләнде 04.02.2013

Башлангычлар айлыгында үткәрелгән “Матур чана” һәм “Кошларга ярдәм ит” акциясе кысаларында үткән җимлек конкурсларына да йомгаклар ясалды. Линейкада җиңүчеләребезгә бүләкләр тапшырылды. Матур эшләрдә теләп һәм актив катнашыйк!
-
“Нәни Мәрям, бездән көтә ярдәм!” акциясе 03.02.2013

Районыбызның җырчысы, Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм итү максатыннан җыелган акчалар 2 февраль көнне тапшырылды . Барысы 10460 сум күләмендә акча җыелды. Алда Мәрьямгә һәм аның әти – әнисенә, әби – бабасына сабырлык телибез. Безнең изге теләкләребез белән җыелган бу ярдәмебез аңа сәламәтлек китерсен!
-
Ачык дәресләр 02.02.2013

Ачык дәресләр бирү дәвам итә. 31 нче гыйнвар көнне Гөлнара Сафуановна 7 нче классларда инглиз теленнән һәм 1 нче февраль көнне Зөлфирә Зөфәровна 8 нче классларда татар теленнән ачык дәресләр уздырдылар. Һәр ике дәрестә укучыларның белем алуга омтылышлары көчле булуы ачыкланды
-
Классларда рейдлар 02.02.2013

Атна саен үзидарә составы класслардагы укучыларыбызның чисталыгын, укучы формаларын тикшереп рейдлар үткәрәләр. Класслардагы чисталыкны , мебельләрнең сакланышын да карап чыгалар һәм рейд нәтиҗәләре буенча линейкада чисталык министры информация ясый
-
Эзтабарлар, варислар 01.02.2013

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә отряд вожатыйлары үзләренә билгеләнгән башлангыч сыйныф укучылары янында булалар. Отряд вожатыйлары кечкенәләргә кызыклы да һәм дә гыйбрәтле әкиятләр, хикәяләр дә укыйлар, фикерләр алышалар. Рейбуслар, кроссводлар да чишәләр.
-
Бездә кунаклар 01.02.2013

31 нче январь көнне мәктәбебездә районкүләм ФОРПОСТ җыелышы булып үтте. Бу чарага барлык мәктәпләрдән укучылар һәм аларның җитәкчеләре килде. Яңа мәктәп белән танышканнан соң, мәктәбебезнең актлар залында җыелыш башланып китте. Җыелышны районыбызның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Рафисович ачып җибәрде
-
Изге ай. 01.02.2013

1 февраль - мәктәбебездә изге ай – Мәүлед ае бик матур башланып китте. Бу көнне укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз, мәктәптә эшләп киткән лаеклы ялда булган укытучылар һәм мәчеткә намазга йөрүче бабайларыбыз өчен аш үткәрелде. Бәйрәмдә егетләребез бик матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр, догалар укыдылар. Җәлил хәзрәтнең вәгазь – нәсыйхәтләрен тыңладылар
-
Нәни Мәрьям, бездән көтә ярдәм! 29.01.2013

“Аргамак” укучылар оешмасы бик теләп, Мәрьям Сафинага ярдәм итәргә уйладылар. Үзидарә членнары һәр классның секторлары белән берлектә бу изге эшне ничек оештыруларын бергәләп җыелып фикер алыштылар. Алар авыл халкыннан да ярдәм сорап, үз тәкъдимнәрен керттеләр һәм 29 нчы январь көнне авылыбызның “Алсу” кибетенә , аңлатмалы язу белән ящик куйдылар. Акция 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Ачык дәрес 28.01.2013

5 сыйныфларда Фәния Мансуровна математика фәненнән, вакланмалар буенча ачык дәрес күрсәтте. Фәния Мансуровна балаларга бик таләпчән. Барлык төр мисалларны да балалар белән бергә чишелешен табып, аннан тактада кабат чишү юлларын күрсәтеп, дәрес темасын тирәнтен аңлатты.
-
“Күңелле тәнәфес” 28.01.2013

28 нче январь көнне мәктәбебезнең “Күңелле тәнәфес” газетасы басылып чыкты. Газетаны гамәлгә куючылар пресс –үзәк һәм шатлык министрлары Гобәйдуллина Зөһрә һәм Мифтахова Гүзәлләр. Газетага мәгълүматларны туплауда мәктәбебез укучыларының да ярдәме тиде. Әле бу эшнең башы гына, киләчәктә мәктәп газетасын зуррак форматта чыгару күздә тотыла











