МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Республикакүләм әти-әниләр җыелышы 07.12.2018

7нче декабрь көнне мәктәбебез кысаларында әти-әниләрнең интернет җыелышы булып үтте.Биредә "Әти-әниләрнең бала үсешендәге индивидуль булышлыгы" дигән тема күтәрелде. Җыелышның форматы информацион беседа тибында үтте. Әлеге чарада Республика хакимияте вәкилләре дә катнашты. Бу формадагы җыелышларның күпкә кулай икәне беленде.
-
"Халык зур ул, моңлы ул..." дип исемләнгән зонаара ачык конкурс-фестивале 07.12.2018

6 нчы декабрь көнне Кенә авыл җирлегендә үткәрелгән Римма Ибраһимова исемендәге "Халык зур ул, моңлы ул..." дип исемләнгән зонаара ачык конкурс-фестивалендә нәфис сүз номинациясендә Хәбибуллин Хәбиб Гран-прига ия булды (җитәкчесе Хайруллина В.Н.)."Татар халык җыры" номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга Ахмадуллина Илсинә һәм Заһидуллина Галияләр лаек булды (җитәкчеләре - Базагутдинова Д.М.) Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызн әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Итоговое сочинение. Йомгаклау иншасы 06.12.2018

5 нче декабрь көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән Рәсәйкүләм йомгаклау иншасын язып, үзләренең белемнәрен язма рәвештә сынап карадылар. Әлеге инша нәтиҗәләре нигезендә, укучылар Бердәм Дәүләт Имтиханына кертеләчәк.Укучыларыбызның нәтиҗәләре сөендерерлек булыр дип ышанып калабыз.
-
Котлыйбыз! 04.12.2018

-
Котлыйбыз! 02.12.2018

Районкүләм фән олимпиадалары дәвам итә. Узган атнада укучылар технология, биология кебек фәннәрдән үз көчләрен сынасалар, бу атна башы җмгыять белеме фәненнән олимпиада белән башланып китте.Биология фәненнән 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Фәйрүзәнең призер булганы билгеле булды. Фәйрүзәне, аның укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхановичны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Катнашкан барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
“Әнием-кадерлем” дип исемләнгән бәйрәм концерты 01.12.2018

30 нчы ноябрь көнне “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Укучылар әниләр өчен иң матур җырларны, иң матур биюләрне генә башкардылар. Чөнки бала өчен әнидән дә олы җанлы зат юк. Сәхнәдән нәфис сүзнең дә йөрәккә үтә торганнары гына яңгырады. Бәйрәм концертында әниләр өчен иң зур бүләк укучыларның үз куллары белән ясаган кул эшләре булгандыр, мөгаен.
-
Ачык тәрбия сәгате 30.11.2018

29 нчы ноябрь көнне 4 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате үткәрелде . Биредә укучылар белән кеше өчен иң әһәмиятле булган сәламәтлек турында сөйләшү алып барылды. Сәламәт яшәү рәвеше белән танышканнан соң, аны ныгыту максатыннан кыска гына мультфильмнар карадылар. Тәрбия сәгате “Зирәк карт турындагы гыйбрәтле хикәят” не укып тәмамланды.
-
Казанга экскурсия.
29.11.2018
Мәктәбебезнең алдынгы укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар һәм анда “Россия- минем тарих дип исемләнгән тарихи паркта булдылар.
-
Ачык дәрес 28.11.2018

22 нче ноябрь көнне Яббарова А.М. 1 нче сыйныфларда “Витаминнар- сәламәтлек дуслары” темасы буенча ачык тәрбия сәгате үткәрде. Беренчеләр бик актив булдылар. Укытучы яңа алымнар кулланып, яшелчә, җиләк-җимештә витаминнарның күп икәнен нәниләр күңеленә сеңдерә алды.
-
Семинарлар
24.11.2018
22 нче ноябрь көнне инглиз теле укытучысы Мөхетдинова Гөлнара Сафуановна Янгул урта мәктәбендә үткән районкүләм семинарда катнашты. Ә рус теле һәм әдәбияте укытучысы Валиева Гөлнара Тәлгатовна Чепья урта мәктәбендә үткән регионара методик семинарда катнашты. Биредә ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде.











